news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Сюняев, юбилее уңаеннан, Казанга гавами лекция укырга килә

Аңа багышлап,ТР Фәннәр академиясендә тантана оештырыла.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 18 март көнне сәгать көндезге 2дә ТР Фәннәр академиясендә Россия Фәннәр академиясе академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Рәшит Сүнәевнең (Сюняев) 70 яшьлек юбилеена багышланган тантана башлана. Анда Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре һәм Казандагы коллегалары юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килер дип көтелә.

Астрофизика дөньясына ничек килдем: гаиләм йогынтысы, белем алу, Я.Б.Зельдович, хезмәттәшләр, шәкертләр, “баштан узганнар һәм уйланулар” – юбиляр шушы темага гавами лекция белән чыгарга җыена. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы, РФАнең Космик тикшеренүләр институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Германиянең Макс Планк исемендәге җәмгыятенең Астрофизика институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Гыйльфанов һәм юбилярның улы - Гарвард университеты медицина профессоры һәм шушы университет академик клиникаларының берсендә генетик-тикшеренүче Шамил Сүнәев тә чыгыш ясар дип көтелә, дип хәбәр бирә ТР ФА матбугат хезмәте.

Иң мәртәбәле астрофизикларның берсе, фундаменталь хезмәт нәтиҗәләре бөтен дөньяда теоретик астрофизика һәм физик космология дәреслекләренә һәм университет курсларына кертелгән галим буларак дөньякүләм исеме таралган Рәшит Гали улы Сүнәев (Сюняев) 1943 елның 1 мартында Ташкентта татар гаиләсендә туган. Мәскәү физика-техника институтында һәм аспирантурасында белем алган, аларны 1966 һәм 1968 елларда тәмамлаган. СССР ФАнең Кулланма математика институтында эшләгән, 1973 елда физика-математика фәннәре докторы, профессор булып җитешкән. РФАнең Космик тикшеренүләр институты югары энергияләр астрофизикасы бүлегенә һәм лабораториясенә җитәкчелек иткән, 1992 елдан ул – шушы институт лабораториясе җитәкчесе, баш фәнни хезмәткәр, Макс Планк исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институты директоры, “Письма в Астрономический журнал” журналы баш редакторы.

Аерым алганда, олуг галим Р.Сүнәев галәмнең иртә чорын өйрәнүдә катнашкан, моңа галәмдә водородның рекомбинацияләнүе һәм реликт нурланышның, ягъни галәмнең күзәтелә торган өлешен тутырган электромагнит нурланышның почмак тайпылышлары барлыкка килүе дә керә. Үз вакытында “Мир” орбиталь станциясе составына кергән “Квант” модулендагы приборларны күзәткән командага җитәкчелек иткән. Әлеге модуль ярдәмендә йолдыз һәлак булганда синтезланган радиоактив никельнең таркалганда радиоактив кобальтка, аннары тимергә әйләнүенә бәйле өр-яңа йолдыздан беренче тапкыр буларак 1987 елда кискен (жесткий) рентген нурланышы (аның кимендә 10 төре билгеле - авт.) теркәлә. Илебездә рентген астрономиясе Р.Сүнәев исеме белән бәйле, диелә Россия Фәнни җәмгыятьләре берлеге вице-президенты Дмитрий Варшалович, югарыда телгә алган Марат Гыйльфанов һәм бер төркем олпат галим имзалап, астрономнарның astronet.ru сайтына урнаштырылган язмада. Астрофизика институтында ул югары энергияләр теоретик астрофизикасы һәм физик космология өлкәсендә эшли, шулай ук Европа космик агентлыгының (ESA) “Планк” космик аппараты белешмәләрен аңлату-төшендерү эшендә катнаша.

Р.Сүнәевнең хезмәтләре 2 дистәләп халыкара һәм Россия премияләре һәм төрле илләрнең фәнни җәмәгатьчелеге медальләре белән билгеләнгән, дистәдән артык академия һәм шул чама фәнни җәмгыять аны үзенә әгъзалыкка кабул иткән.

(Фотосурәтләрдә: Рәшит Сүнәев; бәләкәй Рәшит әти-әнисе белән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100