Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәшит Сафиуллин 70 яшьлегенә Зөя утрау-шәһәрчеге турындагы үз эшләреннән күргәзмә ачты
Рәссам 35 ел чамасы Зөя утрау-шәһәрчегендә яши һәм утрау-шәһәрчек турында үз хис-кичерешләрен теркәп бара.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Үзенең 70 яшьлегенә рәссам һәм декоратор Рәшит Сафиуллин «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының күргәзмә залларының берсендә шәһәрчек турында тәэсирләренә багышланган күргәзмә ачты. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына эш авторы үзе сөйләде.
«Һәр картина ниндидер вакыйга, кызыклы очрашу белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Болар барысы да тормыштан алган тәэсирләр», — дип аңлатты рәссам.
Автор сөйләгәнчә, ул 35 ел элек Зөягә башта пейзаж өчен килгән, ә аннары биредә йорт салып, бөтенләй күченгән. Утрау-шәһәр аны рухландыра – рәссам пейзажлар, натюрмортлар һәм әлеге урын белән бәйле көнкүреш күренешләрен картинага төшерә.
Күргәзмәдә кайнар эмальдан ясалган картиналар һәм график рәсемнәр тәкъдим ителгән. Моннан тыш, бирегә килүчеләр автор үз камерасына төшергән анимация элементлары белән шәһәр турында видео карый ала.
Күргәзмә ачу бүген Зөядә көн буе уза торган күңел ачу чаралары белән туры килде: кунаклар һәм утрауда яшәүчеләр кышны озаталар һәм Май чабуның соңгы көнен билгеләп үтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз