news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Сабиров филармониядә концерт оештыра

Эстрада концерты Габдулла Тукайга багышланачак.

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген 24 майда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров концерт оештыра. "Ул Габдулла Тукай – халык күңелендә" дип аталачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итә.

Эстрада концертында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Фәтхи, Фәрит Хатыйпов, Георгий Ибушев, яшь җырчылардан Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Резеда Ганиуллина, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Мәдәни чара 19.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot