news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Сәлахов үлеме сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде

Татарстан Арбитраж судының элеккеге рәисе 80нче яшендә вафат булды.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды рәисе Максим Боровковка, элеккеге рәис Рәшит Сәләховның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдергән хөкүмәт телеграммасы юллады.

«Татарстан судьялар корпусының иң лаеклы ветераннарының берсе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлаховның вафаты турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем», — дигән ТР Президенты.

Рәшит Сәлахов — талантлы җитәкче, гаҗәеп эшкә сәләтле һәм үз эшенә тугрылыклы кеше, туган республикасының чын патриоты, ТР Арбитраж суды җитәкчесе булып унбиш ел эшләү дәверендә Татарстанда яңартылган арбитраж судын эшләтеп җибәрү өчен күп эш башкарды, профессиональ коллектив җыйды, үзе турында якты истәлек калдырды, без аны йөрәктә мәңгегә сакларбыз, дигән ул.

«Сезнең, Татарстан Республикасы Арбитраж суды коллективының кайгысын уртаклашам. Рәшит Исламовичның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны үтенәм. Бу кайгылы көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot