news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рәшит Нургалиев: Милиция көненә халык мәхәббәте – ЭЭМ ветераннары хезмәте

Россия ЭЭМ башлыгы Рәшит Нургалиев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре – Милиция көне белән котлады

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия ЭЭМ башлыгы Рәшит Нургалиев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре – Милиция көне белән котлады. Хокук тәртибе саклаучыларның иң яхшы сыйфатларын нәкъ менә ветераннар бәйрәм символы итте, дип белдерде ул.
“Безнең илдә 10 ноябрь законны яклауга үз тормышларын багышлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәменнән дә зуррак мәгънәгә ия. – Бу хокук тәртибе органнары хеәзмәткәрләренең хезмәтләрен хөрмәт итү – ил гражданнарының һәм безнең эшне күрүче, хөрмәт итүчеләрнең рәхмәт белдерүе”.
Милиция көненә халык мәхәббәте – эчке эшләр органнары ветераннары хезмәте, дип ассызыклады ул. “Россиялеләр аларның эшен һәм хезмәтен истә тота, алар зур хөрмәткә лаек, нәкъ менә алар хокук тәртибе саклаучыларның иң яхшы сыйфатларын бәйрәм символы итте, диде Нургалиев. – Эчке эшләр министрлыгы эшендә нинди генә үзгәрешләр булуга карамастан, ветераннарның традицияләре безнең хезмәттә һәм безнең йөрәкләрдә калачак, дип ассызыклыйсым килә”.
“Бүген һөнәри бәйрәмебезне генә үткәреп калмыйбыз, ветераннарны котлыйбыз һәм геройларны бүләклибез. Бу көнне без җинаятьчеләр һәм террористлар белән көрәштә гомерләрен биргән, гражданнарны яклау өчен үзен корбан итүчеләрне искә алабыз, - дип билгеләп үтте эчке эшләр министрлыгы башлыгы. – Быел 358 хезмәттәшебез һәм дустыбызны югалттык. Бу һичкем алмаштыра алмаслык югалту”, дип белдерә ИТАР-ТАСС.
“Эчке эшләр органы хезмәткәре өчен эш көне дигән нәрсә юк – ул һәрвакыт хезмәттә, - диде министр. – Бүген хәрби поста торучы хезмәттәшләремә аерым котлау сүзләре җиткерәм. Бер үк вакытта мин гражданнарга мөрәҗәгать итәм: бу көнне ЭЭМ хезмәткәрләре өчен җылы сүзләр авыр һәм куркыныч хезмәтләре өчен иң яхшы рәхмәт сүзләре булачак”.
Ул милиционерларның туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерде, дип хәбәр итә vesti.ru. “Сезнең безнең хезмәткә сабыр һәм аңлап каравыгыз теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте Нургалиев. Ул барлык милиция хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм гаилә тынычлыгы теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100