Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәшит Низамов: "Татар төркемендә укучылар әдәпле, әмма чит телләрне белми"
Архитектура һәм төзелеш университеты ректоры студентның буш вакыты физик эш эшләп кенә узарга тиеш түгел, ди.
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Зилә Сафина). Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов фикеренчә, чит телләрне өйрәнеп, тирәнтен белем алуга омтылмаган студентлар замана өчен кирәкле белгечләр була алмыйлар. КДАТУ ректоры Рәшит Низамов "Татар-информ" агентлыгына югары уку йортларында татарча укытуның әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
– Бу дөньяга яраклаша белергә кирәк. Татарча укыту, беренче чиратта, авылдан килгән татар балалары шәһәр мохитенә җайлашсын өчен эшләнә. Икенчедән, татар балаларын "саклап калу" кирәк. Алар булмаса, без дә китаплар, дәреслекләр чыгара алмас идек. Татар телен оныта барабыз бит. Без дә, хезмәттәшләребез белән күрешкәч, русча сөйләшеп утырабыз. Татар телен белмичә дә матур яшәргә була, диләр. Өйрәнү өчен мотивация юк. Телне куллану мохите тар. Университеттагы башка факультетларда да татар теле курсларын керттек. Кемнең теләге бар, алар татар телен өйрәнә ала. Ләкин моның өчен, теләк тә булырга тиеш, күңелдән килә торган теләк.
"Татарча югары белем – энтузиастлар эше"
– Күпчелек югары уку йортлары русча укытуга күчкәндә, татар телендә белем бирүне ничек саклап кала алдыгыз?
- 25 ел элек югары белемле төзүчеләрне татар телендә укытып әзерләүне Вәгыйз ага Фәтхуллин оештырган иде. Ул бу эшне башлап җибәрде. Без аның янында тупландык.
Аның кебек кешеләр булса, техник белем бирә торган башка уку йортларында да татарча укыту булыр иде. Тик андый энтузиаст бездә генә булды. Шуның кадәр зур фәнни хезмәтләрне татар телендә чыгара торган башка бер генә югары уку йорты да юк. Без - шушы өлкәдә эшләгән бердәнбер техник вуз: бездә татарча укыту да, укыту өчен кирәкле татарча уку әсбаплары да бар. Бүгенге көндә югары уку йортларында татарча укыту бетте. Атнасына бер-ике татарча дәрес куярга мөмкиннәр. Тик, бездәге кебек, чын татарча укыту юк. Моны дәвам итү өчен, беренче чиратта, энтузиаст булырга кирәк.
"Хәзер татарча фәнни эшләрне бәяләүчеләр юк"
- Үзләрендә татар телендә укытуны саклап кала алмаган югары уку йорты ректорлары сезнең эшчәнлекне ничек бәяли?
- Минем коллегам, бер ректор, үзе дә татар кешесе, әйтә: “Нәрсәгә кирәк ул татарча укыту? Математика ул русча да, татарча да бер математика инде”, - ди.
Татар телендә китаплар язуга караш белдергән бер фикер бар. “Сез вакытыгызны гына әрәм итәсез”, - диләр. «Фән һәм тел» дип аталган журнал чыгара идек, шуны да яптылар. Хәзер әлеге хезмәтләрне бәяләүчеләр юк, ләкин бер 30 елдан менә бу фанатлар нинди зур эш эшләгәнннәр икән диярләр. Әле аларның кадерен белмиләр.
- Фәнни китаплар чыгаруга карата күпчелек белдергән фикергә бирешмәскә нәрсә этәрә?
- Татарча дәреслекләр чыгаруның максатлары бик күп. Беренчесе – татар балаларына, укырга уңайлы булсын өчен, татарча китап булырга тиеш. Икенчедән, мөгаллимнәргә, белемнәрен күрсәтү өчен, җирлек кирәк. Өченчедән, татар теле бетмәсен өчен дип, башкарылган принципиаль эш. Хәзер 9000 терминны үз эченә алган русча - татарча сүзлек чыгарга тиеш. Бу - бик җаваплы эш. Аны тормышка ашыру бик озакка сузылды.
"Татар факультеты студентлары әдәпле, әмма сынауларны уза алмыйлар"
- Татар төркемендә укучы студентлар хакында нәрсә әйтер идегез?
- Татар группаларында укучы егетләр-кызлар әдәпле: өйрән дигәнне өйрәнәләр, укы дигәнне укыйлар. Тик бер җитешсез яклары бар – чит телләрне белмиләр. Шунлыктан, күпчелек конкурслар, грантлар алуда катнаша алмыйлар.
Студентлар өчен эшләп килгән “Алгарыш” программасы бар. Биредә грант отучылар АКШ, Канада, Австралия, Бөекбритания, Ирландия, Германия, Франция, Швейцария, Италия, Кытай югары уку йортларында уку мөмкинлеге ала. Студентның уку, яшәү, ашау, дәреслекләр алу, юл йөрү чыгымнары – барысы да дәүләт тарафыннан каплана. Теләгән кешегә бар гына. Ләкин, грант оту өчен, инглиз телен яхшы белү - иң беренче шарт. Камил сөйләшә дә, дөрес яза да белергә кирәк.
Татар факультеты студентлары сынауларны уза алмый. Бу өлкәдә без шактый калышабыз. Әлеге юнәлештә эш алып барырга кирәк. Чит телне өйрәнү өчен, университетта курслар да оештырдык, тик анда укып кына, инглиз телен белүдә мәктәптән үк тирәнтен укыган балалар дәрәҗәсен куып тотып булмый.
"Студентның буш вакыты физик эш эшләп кенә узарга тиеш түгел”
- Моннан татар студентларының белемнәре сайрак дигән фикер туа. Укып бетергәч, алар үзләрен эштә күрсәтә белерме?
- Алар авылга кайтсалар да, шәһәрдә калсалар да, яхшы эшләячәкләр. Ләкин Америкага барсалар, югалып калачаклар, авыз ачып йөриячәкләр.
Шушы яшемдә мин дә инглиз телен үзләштерә башладым. Акыллыраклар хәзер кытай телен өйрәнә. Заманында рус телен ничек кенә күтәрергә тырышсалар да, килеп чыкмады. Халыкара аралашу теле булсын дип уйлап чыгарылган эсперанто теле дә кулланышка кермәде. Дөнья бүтән телне сайлады. Инглиз телен.
Укудан тыш күп студент акча эшләү ягын карый. Алар эшләгән вакытта, икенче берәү укый, телләр өйрәнә, конкурсларда катнаша. Эшләгән бала бер урында таптанып калачак. Татармы ул, русмы - беренче чиратта, үз профессиясе буенча профессионал булуы мөһим.
Шәһәрдән ялларга авылга кайткан студентны әни-әнисе: “Кулыннан ике көн сәнәк, көрәк төшмәде, гел эштә”, - дип мактый. Ләкин бу дөрес юл түгел. Тирәнтен белем алу кирәк. Хәзер иң аз түләнә торган эш - ул физик эш.
"Казанда чын татар бинасы дип әйтерлек объектлар юк"
- Казанның бүгенге күренеше – сез укытып чыгарган студентлар эшчәнлеге нәтиҗәсе дә. Аны татар халкының баш каласы диеп әйтергә мөмкинме?
- Безне ТНВ телеканалына бер тапшыруга эксперт итеп чакырганнар иде. Шунда тапшыруның алып баручысы аптырап бетте. “Кайда безнең Казанда татар архитектурасы?” - ди.
Коллегалар Опера һәм балет театры диварлары бизәлешендә татар орнаментлары барлыгын, тагын кайсыдыр биналарны искә төшерде. Төпле фикер әйтүче булмады.
Казанда чын татар бинасы дип күрсәтерлек объектлар юк бит. Ул, кайчандыр агачтан салынып, я ишелеп беткән, я янып беткән. Үзәк урамнарның берсендә булса да, чит илдән килүчене, кулыннан тотып: “Менә сина татар архитектурасы!”, - дип, төртеп курсәтерлек булырга тиеш ул бина.
"Ямьле ил" - университет студентлары башкарып чыккан милли проект
- Шундый бина проектларын төзүне сезнең студентлар башкарып чыга алыр иде бит?
- Дөрес сорау. Безнең университет студентлары, Архитектура төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, “Ямьле ил” проектын башкарып чыкты. Алар җәй көне республикабызның 10лап районында ял итү, күңел ачу урыннарын төзекләндерү проектларын эшләде. Бу эш нәкъ әлеге юнәлештә алып барылды һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында татарча укыту оештырылуга 25 ел тулды. Югары уку йортларында татарча укытуның әһәмияте хакында “Татар-информ”агентлыгына КДАТУ ректоры Рәшит Низамов сөйләде.
Уку йортының Төзелеш институты ел саен, бюджет урыннары билгеләп, бер татар төркеме кабул итә. Абитуриентлар махсус конкурс ярдәмендә сайлап алына. Конкурстан үтмәгәннәр өчен, түләп уку мөмкинлеге бар.
Татар төркемнәрендә укучы студентлар 20дән артык фәнне татар телендә үзләштерә: лекция, имтиханнар – барысы да татар телендә бара. 6 нчы семестрдан уку тулысынча русчага күчә. Чыгарылыш имтиханнары һәм диплом эшләре рус телендә тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз