news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры сүзләренчә, университетта тавыш бирү югары күрсәткечләр һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак.

Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте
татар-информ архивы

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда вуз ректоры Рәшит Низамов белдерде.

«Без читтә калмабыз һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм безнең җәмгыятьнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәренә (балалар һәм ата-аналар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерлар) кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклауга һәм экологиягә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы төзәтмәләр дә аңлаешлы», — диде ул.

Рәшит Низамов фикеренчә, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хупларга ниятли.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында сайлау участогы бар, аның эше барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып оештырылган. Университетта тавыш бирү күрсәткечләре югары булачак һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак, дип ышана ректор.

news_right_1
news_right_2
news_bot