Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәшит Нәҗметдинов исемендә Бөтенроссия шахмат фестивале була
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 10-14 октябрь көннәрендә Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенроссия шахмат фестивале уздырылачак.
Фестивальнең продюссеры һәм идея авторы Динар Байтемиров бу хакта: «Гатчина шәһәре безнең тарафтан юктан гына сайланмады. Нәкъ менә шушы шәһәрдә Россиядәге шахмат мәктәбе башлангыч алган. Гатчина – беренче рус гроссмейстеры Михаил Чигоринның туган җире дә әле ул. Бүгенге көндә Россиядәге иң тәҗрибәле, танылган шахмат клубы да нәкь менә шушы үзенчәлекле шәһәрдә эшләп килә», - ди.
Рәшит Нәҗметдинов исемен сайлауда да үзенең үзенчәлекләре бар. Халыкара шашка һәм шахмат уеннары мастеры, СССРнын танылган тренеры, биш тапкыр Россия чемпионы, өч тапкыр СССР чемпионы, шахмат буенча беренче һәм бердәнбер дәреслекнең авторы ул Нәҗметдинов!
«Бу ярышлар татар шахматчысының исемен таныту өчен һәм шахматның юкка чыкмавы өчен үткәрелә. Нәҗметдинов исеме бөтен Гатчина шәһәренең шахмат өләкәләрендә бик танылган, әмма Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә бу татар шахматчысын әле белеп үк бетермиләр. Бүгенге көндә иң мөһим максатларнын берсе булып Нәҗметдиновның исемен шушы зур шәһәрләрдә дә таныту тора», - дип үз фикерен белдерде Динар.
Бу турнирлар шахмат спортын алга җибәрүдә зур этәргеч, шахматчыларның спорт осталыкларын үстерүгә, шулай үк Россия субъектларының милләтара һәм иҗади бәйләнешләрнең ныгуына, туган телебезгә кызыксынуны арттыру һәм таратуга,татар халкынын мәдәниятенең үсешенә зур уңай йогынты ясар дип өметләнә оештыручылар.
Киләчәктә «Гатчина – Казан», «Ленинград өлкәсе – Татарстан» турнирларын, Гатчинада «Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мемориал»ны ел да үткәрү күздә тотыла.
Фестиваль дүрт көн барачак. Фестивальнең ачылыш кичәсе 10 октябрьдә Гатчинанын «Дебют» шахмат клубында билгеләп үтеләчәк. Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Шушы чараны оештыручылардан алынган белешмә буенча, фестивальдә катнашу өчен гаризаларны Гатчина муниципаль районының шахмат рәисе Максим Викторович Каралкинның электрон адресына җибәрергә кирәк: karmax@yandex.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз