news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Кәлимуллин: Татарстанда композитор дигән профессияне таныту ысулларын табарга кирәк

Татарстанның Композиторлар союзы рәисе яңа композитор барлыкка килсен өчен егерме-утыз ел кирəк дип саный.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстанның Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин Татарстанда композитор дигəн профессияне популярлаштыру ысулларын табарга кирәклегенә басым ясады. Бу хакта ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында əйтте.

"Мәсәлән, музыка мәктәпләрендә композиторларның портретларын элергә мөмкин, кирәкле күләмдә мәгълүмат, актуаль материаллар булырга тиеш", - диде Рәшит Кәлимуллин.

"Казан дәүләт консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов: "Композитор - бер данәле товар", - дип әйтә иде. Яңа композитор барлыкка килсен өчен егерме-утыз ел кирəк. Уку-укыту процессы бик озак бара - музыка мәктәбе, музыка көллияте һәм аннан соң гына консерватория", - ди Рәшит Кәлимуллин.

"Бүгенге көндә ТР Композиторлар союзы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән композиторларның әсәрләреннән торган ноталар җыентыгы чыгара, тик ул кибетлəрдə сатылмый. Күбрәк тиражда таралуын теләр идем. Без аларны музыка мәктәпләрендә таратырга тырышабыз, әмма бу гына җитми. Әйтик, республиканың барлык районнарына да таралмый ул", - диде Рәшит Кәлимуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100