Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәшит Кәлимуллин Татарстан композиторларын балалар алдында чыгыш ясарга алып чыга
Татарстан Композиторлар берлеге үз проекты белән Әгерҗедә, Пермьдә һәм Ижауда чыгышлар ясады.
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”) Татарстан Композиторлар берлеге “Татарстан композиторлары – балаларга” проекты кысаларында музыка мәктәпләрендә очрашулар оештыруын дәвам итә дип хәбәр итә берлек рәисе урынбасары Альмира Касьянова.
Проект 2013 елдан бирле гамәлдә.. Очрашулар башта республика районнарындагы мәктәпләрдә генә үткәрелсә, быел аның георграфиясе киңәеп, Россия киңлекләренә дә чыга башлаганнар. Оештыручылар әлеге проектның Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән тормышка ашырылуын билгеләп үтәләр.
Быел апрель-май айларында, мәсәлән, композиторларның иҗат төркеме Буа, Иске Чүпрәле, Лаеш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Нурлат, Апас һәм Олы Кайбычта очрашулар үткәргән иде.
19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме Әгерҗе, Пермь һәм Ижау балалары алдында чыгыш ясады. Иҗади «десант»та композитор Юлия Бек; халыкара конкурслар лауреаты, КФУ доценты Екатерина Коврикова; музыка белгече Альмира Касьянова бар иде. Музыкаль очрашулар Әгерҗе Балалар сәнгать мәктәбендә, Г.А.Корепанов исемендәге 1 нче сәнгать мәктәбендә (Ижау) һәм С.П. Дягилев исемендәге 11 нче гимназиядә (Пермь) үтте.
Ижевскиның әлеге сәнгать мәктәбе 200 еллык тарихы булган сәүдәгәр йортында урнашкан. Биредә профессионал музыкантлар әзерләү традицияләре саклана. Татарстандагы коллегалары белән күрешергә удмурт композиторлары да килгән иде ди Альмира Касьянова.
С.П. Дягилев исемендәге 11нче гимназия бинасы да – тарихи урын. Биредә рус музыкасын чит илләрдә пропагандалаучы Сергей Дягилев гаиләсе гомер иткән. Лекция-концерт форматында үткән очрашудан соң Рәшит Кәлимуллин Пермьнең яшь композиторларына мастер-класс биргән. Концерт-очрашулар программасында Ренат Еникеев, Леонид Любовский, Шамил Шарифуллин, Резеда Әхиярова, Эльмира Галимова, Юлия Бек һәм Рәшит Кәлимуллин әсәрләре яңгыраган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз