Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәшит Кәлимуллин татар композиторларының әсәрләрен цифрлаштырырга кирәклеген әйтте
"Без казанышларыбыз белән горурлана торган халык, әмма бу юнәлештә без артта калганбыз", - ди композитор.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин Татарстандагы алтын фондка кергән композиторларның әсәрләрен цифрлаштыру тәкъдимен "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында күтәрде.
"Бүгенге көндә татар музыкаль мәдәниятенең алтын фондына кергән композиторларның әсәрләре бар. Безгә әлеге әсәрләрне цифрлаштырырга кирәк", - диде Рәшит Кәлимуллин.
"Композиторларның партитуралары да яхшы хәлдә түгел. Мәсәлән, без Берлинда концерт куйган идек. Германия симфоник оркестры татар композиторларының әсәрләрен уйнады. Бервакыт, скрипкачы торып басып: "Мин бу партитурадан уйный алмыйм, ул бик таушалган, мескен хәлдә", - диде. Яңадан күчереп язарга бирергә туры килде", - ди Рәшит Кәлимуллин.
"Без казанышларыбыз белән горурлана торган халык, әмма бу юнәлештә без бик артта калганбыз. Безгə бу эшне мөмкин кадəр тизрəк күтəрергə кирəк. Без килəчəк буын өчен дә җаваплы", - диде Рәшит Кәлимуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз