news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Кәлимуллин милли уен коралларыннан бары тик курай гына сакланып калганын әйтте

Композиторлар союзы рәисе сүзләренчә, киләчәктә милли уен кораллары ясаучы осталарны өйрәтүче булырга тиеш.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында татарда милли уен коралдан бары тик курай гына сакланып калган диде.

"Бездә бары тик бер генә милли уен коралы сакланып калган. Гармун исә бездә Германиядән үзләштерелә, Аллага шөкер, анысы хәзер бар. Ә болардан тыш, нинди татар уен коралы сакланган соң? Бар халыкта да милли уен кораллары сакланган һәм алар хәзер дә кулланыла", - диде Рәшит Кәлимуллин.

"Милли уен коралларын җитештерүче осталар Башкортстан, Калмыкия, Якутия, Хакасия, Удмуртия, Чувашиядә бар. Казахстанда гына да 25 милли оркестр барлыгын беләбез. Аларның һәркайсын милли уен кораллары белән тәэмин итеп торырга кирәк. Милли уен кораллары анда җитештерелә.

Бездә татар гармуннарын ясаучы бердәнбер остабыз бар. Киләчәкне уйларга кирәк. Алга таба да милли уен кораллары ясаучы осталарны өйрәтүче булырга тиеш", - диде Рәшит Кәлимуллин.

"Башкортстанда 45 кешедән торган милли оркестр чит ил регионнарына да чыгып, республикаларын таныта, мәдәниятләрен пропагандалый. Татарстанда да милли музыка уен кораллары оркестрын булдырырга кирәк", - диде Композиторлар союзы рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100