news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Кәлимуллин Әлмәт көллиятен милли музыка сәнгатенең үсеш базасы итеп күрә

Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеше буенча концепция әзерләнде.

Рәшит Кәлимуллин Әлмәт көллиятен милли музыка сәнгатенең үсеш базасы итеп күрә
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеше буенча бер музыка көллиятен база итеп билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

Рәшит Кәлимуллин база уку йорты буларак Әлмәт музыка көллиятен күрә. “Ни өчен Әлмәтме? Чөнки Башкортстанга якынрак. Ә анда этник музыка мәсьәләсендә эшләр яхшырак тора. Без Мәскәүгә якынрак булганга күрә Европалашуга күбрәк бирешкәнбез. Башкортстанда милли музыка уен кораллары ясыйлар, милли уен кораллары оркестрлары бар. Әлмәт Башкортстанга якынрак булганга күрә, аларның педагоглары килеп консультацияләр үткәрә алыр иде”.

Рәшит Кәлимуллин Әлмәттә Казан дәүләт консерваториясе филиалын ачуны да мөмкин хәл дип саный. Әлмәт факультетын ул милли уен коралларын өйрәнү юнәлешендә эш итәр дип күзаллый. “Әлмәт шәһәре музыка мәктәпләре һәм югары уку йортлары өчен кадрлар булдыру урынына әверелер иде”, - дип хыяллана композитор.

Ул төрки илләр композиторларының, музыка белгечләренең Татарстанга методик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген хәбәр итте. Әлеге методик ярдәм милли уен коралларына музыка язу юнәлешен дә үз эченә ала.

  • Рәшит Кәлимуллин Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясен булдыру проблемасын күтәреп чыгучыларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100