news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Кәлимуллин композиторларның ТР Президенты грантын алу хокукы булырга тиеш дип саный

Композиторлар союзы рәисе фикеренчә, милли композиторларны күтәрү проблемасы беренче урында тора.

Рәшит Кәлимуллин композиторларның ТР Президенты грантын алу хокукы булырга тиеш дип саный
Михаил Захаров/архив

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында оркестрлардан тыш, композиторлар да ТР Президенты грантын алу хокукына ия булырга тиеш дип белдерде.

"Мәсәлән, симфоник оркестр, Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына ТР Президенты гранты бирелә. Ә ни өчен композиторларның әлеге грантны алу хокукы юк? Алар да грантны отып, республикага хезмәт итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Милли композиторларны күтәрү проблемасы беренче урында тора", - диде Рәшит Кәлимуллин.

Композиторлар союзы рәисе музыка мәктәпләрендә педагогик репертуар материаллары җитеп бетмәгәнлеген искәртте. "Композиторның да гаиләсе бар, ул да яшәргә, киенергә тиеш. Болай гына җан рәхәтлеге өчен язу бернинди кысаларга да сыймый. Ихтыяҗ булган әдәбиятка әсәрләр язу өчен аерым программа булырга тиеш", - диде ул.

"Музыкаль мирасыбызны булдыру өчен грант булсын иде", - дип нәтиҗә ясады композитор.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100