news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Кәлимуллин киләчәктә консерваториягә укырга керүче калмаска мөмкин дип саный

Татарстанның Композиторлар союзы рәисе милли сәнгатьнең бетүенә куркыныч яный, дигән фикердә.

Рәшит Кәлимуллин киләчәктә консерваториягә укырга керүче калмаска мөмкин дип саный
Михаил Захаров/архив

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстанның Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин Казан консерваториясенә киләчәктә укырга керүчеләр булмаска мөмкин дип белдерде. Бу хакта ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында əйтте.

Рәшит Кәлимуллин берничə елдан соң консерваториягә керүче калмас һәм композиция дигән фән бөтенләй төшеп калыр дип, борчылуын белдерде. "Бу очракта милли сəнгать үсмəячəк", - диде ул.

"Бүгенге көндə татар милли музыка сəнгатен саклау һәм үстерү буенча сораулар көн кадагында тора. 2016 елдан бирле "композиция" дигән предмет профессиональ программалар исемлегендә юк. Шул сəбəпле, музыка мәктәпләре директорларының әлеге фәнне кануный рәвештә мәҗбүри укытыла торган предметларга кертү мөмкинчелеге юк. Композиция предметы хәзер музыка мəктəплəрендə укытылмый", - диде Рәшит Кәлимуллин.

Əлеге ситуациядəн чыккан регионнар бар. Мəсəлəн, Адыгей Республикасында муниципаль музыка мәктәпләрен республика статусына күчерергә җыеналар. Адыгей кечкенə булуына карамастан, анда милли музыкаль уен коралларына игътибар зур, аларны җитештерәләр, аларда уйнаучы милли ансамбльләр күп", - ди ул.

"Күптән түгел Мәскәү өлкәсендә яшь башкаручылар конкурсы узды. Анда татар диаспорасы кешеләре дә бар иде. Татарлар булганга күрә, конкурста Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының әсәрләре дә яңгырады. Бу бик матур күренеш иде, балалар арасында безнең халыкка карата хөрмәт булды", - диде Рәшит Кәлимуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100