Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәшит Кәлимуллин Александр Сладковский белән килешми - татар музыкасын чит ил кабул итә
Н.Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концертында Рәшит Кәлимуллин әсәре яңгырады.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан һәм Россия композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның “Татарда залны “шартлатырлык” әсәрләр юк. Бу сорау Татарстан композиторларына”, - дигән сүзләре белән килешмәвен белдерде. “Ул безнең музыканы күбрәк белсә - алай димәс иде, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мирас” татар музыкасы фестивалендә. - Александр Сладковский безгә татар музыкасын башкарырга ярдәм итә. Бу фестиваль безгә бик тә кирәк”, – дип өстәде ул.
“Фестиваль безнең татар музыкасы барлыгын күрсәтә. Татарстан композиторлары берлегенең дә “Татар музыкасы энҗеләре” проекты бар. Шул проект кысаларында татар музыкасын күп чит илләрдә башкардык һәм ул яхшы кабул ителә. Шуны әйтә алам: Безнең татар музыкасы Россиянең иң яхшы композиторларныкыннан ким түгел”.
Мәгълүмат өчен. Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концертында хәзерге заман композиторлары әсәрләре яңгырады. Программада Луиза Хәйретдинова, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Резеда Әхиярова әсәрләре яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз