Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәшит Әхмәтовка вафатыннан соң «Роза мира» Халыкара алтын медале тапшырылды
Энгель Таһиров фикеренчә, әлеге медаль Рәшит Әхмәтовка үз вакытында бирелми калган.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән мәрхүм Рәшит Әхмәтов истәлегенә Милләт йортында Коръән ашы узды. Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров аның улына «Роза мира» Халыкара алтын медален тапшырды.
«Югалткан кешеләрнең бәясен белү өчен йөз ел вакыт кирәк. Рәшиткә бәя бирү әле башланды гына. Үз вакытында авызыңны ачып рәхмәт әйтә белү безнең традициядә юк. „Роза мира“ медале Рәшит Әхмәтовка үз вакытында бирелми калды. Шушы бүләк Рәшит Әхмәтов исемендәге музей ачылуга бер этәргеч булыр», — диде ул бүләкне улы Руслан Әхмәтовка тапшырып.
Рәшит Әхмәтовка заманча журналистикада, фәнни-публицистик «Звезда Поволжья» газетасын чыгаруда эшләнгән интеллектуаль-гражданлык-әхлакый батырлыгы, шулай ук кешелеклелек, толерантлык, халыклар, мәдәниятләр, цивилизация идеяләрен һәм кыйммәтләрен раслауга зур өлеш керткәне өчен «Милләтнең алтын руносы» номинациясендә «Роза мира» Халыкара алтын медале бирелде.
«Безнең барлык ышаныч синдә, Руслан. Музей ачылыр дип уйлыйбыз. Шушы медаль музей ачылсын өчен этәргеч булыр», — диде Энгель Таһиров. Руслан Әхмәтов, бүләкне кабул итеп, рәхмәтен белдерде.
«Роза Мира» алтын медале — 2000 елда «Европа-Азия» халыкара Гуманитар академиясенең һәм дөнья Мәдәният институтының (ЮНЕСКО) уртак карары белән гамәлгә куелган.
Дөнья, Россия һәм милләтара масштабта: сәясәтчеләргә, дәүләт башлыкларына, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, фәнни-мәгариф үзәкләре (университетлар), халыкара, гуманитар, хатын-кызлар, яшьләр һәм профсоюз оешмалары җитәкчеләренә, икътисадны, фәнне, мәгарифне, мәдәниятне, сәнгатьне, спортны үстерүгә зур өлеш керткән, шулай ук демократия, прогресс, мәдәният, толерантлык, конфессияара татулык һәм цивилизацияләр диалогы идеяләрен һәм кыйммәтләрен раслаучыларга бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз