news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Шәйхетдинов, йортларга цифрлы телевидение кертү өчен, инфраструктура кирәклеген әйтте

Татарстанның дүрт районында эфир тапшырулары ТВ-челтәрен модернизацияләү көтелә.

Р.Шәйхетдинов, йортларга цифрлы телевидение кертү өчен, инфраструктура кирәклеген әйтте
prav.tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Цифрлы телевидениегә күчү планлаштырылганга, торак йортларда цифрлы сигнал кабул итү өчен, инфраструктура кирәк. Әлеге мәсьәләне бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

Министр әйтүенчә, бүген түләүсез цифрлы ТВ-каналларны күп фатирлы 15 мең торак йортның 36 проценты гына кабул итә ала.

"Бу юнәлештә муниципаль берәмлекләрдә эш башкарырга кирәк. Татарстанның дүрт районында эфир тапшырулары ТВ-челтәрен модернизацияләү көтелә. Бу - Алексеевск, Зәй, Түбән Кама, Нурлат районнары", - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100