news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рәшә” әсәрен сәхнәләштергән Илфак Хафизов: Тамаша өчен түгел, гыйбрәт өчен куелды

КФУда татар классигы Әмирхан Еникинең проза әсәре спектакль буларак уйналды.

“Рәшә” әсәрен сәхнәләштергән Илфак Хафизов: Тамаша өчен түгел, гыйбрәт өчен куелды
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесте сәхнәләштерелде. “Мизгел” яшьләр театры җитәкчесе Илфак Хафизов аны тамаша өчен түгел, күбрәк гыйбрәт алырлык тарих буларак куелганын әйтте. Спектакльне “Татар-информ” хәбәрчесе дә күреп кайтты.

  • Спектакльнең режиссеры һәм сценарий авторы – Илфак Хафизов. Спектакльдә Казан федераль университетында белем алучы төрле курстагы студентлар катнашты. “Рәшә” спектакле Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1986 елда сәхнәләштерелгән булган. “Ул вакытта әле мин тумаган да идем”, - дип шаяртып алды Илфак Хафизов.

“Ранил Җамалиев белән Руслан Хафизов – читтән торып укучы студентларыбыз. Руслан театр училещесын бетергән, аның тәҗрибәсе бар. Шуңа да ул төп роль – Зөфәрне башкарды. Күп актерларыбыз беренче курста укый”, - диде режиссер Илфак Хафизов.

Илфак Хафизов спектакльдә иң авыры декорация сайлау булды, диде. “Шул заманныкын табып бетереп булмады. Булганча тырыштык. Кайбер әйберләр хәзерге. Төп игътибар – артистларның уенында. Әмирхан Еникидәге күп кенә вакыйгалар керми калды, әйтик, җиңги белән булган хәлләр. Көн кадагына суккан проблемалар әсәрдә шактый, шуңа күрә кыскарту җайсыз булды”, - диде ул.

“Мин моңа алынгач та, дуслар: “Илфак, син гади генә әйбер куя белмәссең, җиңел яши белмисең”, - диделәр. “Рәшә” спектакле - студентлар өчен зур мәктәп. “Рәшә”не куйсак, миңа калса, калган спектакльләр, Шекспирдан кала, җиңел бирелер”, - дип искәртте режиссер.

Рәшидә ролен башкарган Алинә Гыйльметдинова мәктәптә укыганда ук спектакльләрдә катнашып килүен һәм “Мизгел”дә актерлык сәләте тагын да ачылуын әйтте. “Мин Илфак абыйга рәхмәтле. Ул чын психолог: үзеңә уйланырга җирлек калдыра, һәрберебезгә якын килә белә”, - диде яшь актриса.

“Минемчә, сәхнәдә булган Рәшидә образы әсәрдәгедән яшьрәк булды. Аңлашыла, безнең әле тормыш, хезмәт тәҗрибәсе юк. Миндә “рәшидә”лек бар, аны сәхнәдә уйнау кыен булмады. Аның сыйфатлары миндә дә бар дип уйлыйм”, - дип сөйләде Алинә Гыйльметдинова.

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов “Мизгел” яшьләр театрының бүгенге көндә дә югары дәрәҗәдә эшләвендә аны 1996 елда җитәкләгән беренче режиссеры Марсель Җаббаровның өлеше зур булуын билгеләп үтте. 

Спектакльнең премьерасы Ә.Еникинең 110 еллык юбилее уңаеннан һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында апрель ахырында булган Тукай, татар әдәбияты, мәдәниятенә кагылышлы чараларның йомгагы буларак тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100