news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәсем сәнгате татар халкына хезмәт итәргә тиеш - рәссам Рөстәм Хуҗин

Тарих институты каршында тарихи рәсем сәнгате лабораториясе оештырылырга мөмкин.

Рәсем сәнгате татар халкына хезмәт итәргә тиеш - рәссам Рөстәм Хуҗин
Султан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан рәссамнары Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты канаты астында тарихи рәсем сәнгате лабораториясе булдырырга хыяллана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында рәссамнар катнашында уздырылган матбугат конференциясендә танылган рәссам Рөстәм Хуҗин әйтте.

“Рәсем сәнгате татар халкына хезмәт итәргә тиеш. Шуңа да без тарихчылар ярдәме белән тарихи рәсем сәнгате иҗат лабораториясе булдыру турында уйлыйбыз. Әлбәттә, без моны дәүләт ярдәменә таянып кына эшли алабыз, - диде ул. - Әгәр моны булдыра алсак, бу лабораториягә иң талантлы рәссамнар тупланачак. Чөнки тарихи жанр – иң катлаулы жанр, ул рәссамнан зур осталык сорый. Тарихи темаларга алынган рәссам натюрморт та, портрет та ясарга, анималистиканы да белергә тиеш, ул киң карашлы булырга тиеш. Тарихи темага алыну рәссамны үстерә”.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев та кешеләргә татар тарихын җиткерү өчен визуализациянең әһәмиятен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, рәссамнар тарихчыларның Алтын Урда чорын яктырту кирәклеге буенча мөрәҗәгатен беренчеләрдән булып күтәреп алганнар. Тарихчылар белән рәссамнарның уртак проекты булган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Күргәзмә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100