news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Ратникова: “Россия консерватизмы”ның асылы мондый – яхшыны саклап, яңаны булдырабыз”
Партиянең төбәк сәяси советы секретаре урынбасары “Бердәм Россия” партиясенең идеологиясе – “Россия консерватизмы” турында аңлатма бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 25 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Партиянең төбәк сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышы нәтиҗәләре буенча журналистларга “Бердәм Россия” партиясенең идеологиясе – “Россия консерватизмы” турында аңлатма бирде.
Аның фикеренчә, Россия консерватизмы идеологиясе зур бәхәс уятты – Россия Президенты модернизацияләү хакында сөйли, ә “Бердәм Россия” шундый программа документы кабул итә. Документта “консерватизм” төшенчәсенә яңача аңлатма бирелгән, дип ачыклык кертте Римма Ратникова.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук болай дип ассызыклады: “Россия консерватизмы”ның төп фикере мондый – яхшыны саклап, яңаны булдырабыз”. Аның фикеренчә, “Бердәм Россия”нең 10 елга исәпләнгән программа документын эшләүчеләр нәкъ менә шуны күздә тоткан да инде. “Бердәм Россия” үз сәясәтен әлеге документ буенча төзиячәк”, – дип өстәде Римма Ратникова.
Искәртеп узабыз, “Бердәм Россия” партиясе үзенең XI съездында “Россия: саклыйк һәм арттырыйк!” дигән программа кабул итте. Аның нигезенә партия идеологиясе – “Россия консерватизмы” – салынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2