news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Ратникова: Без хәзер милли тормышыбызны “Ак калфак”тан башка күз алдына китерә алмыйбыз

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы узды.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы узды. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 ләп делегат катнашты.

Бөтендәнья Татар конгрессы һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелә торган форумның девизы - "Хатыннарның бүгенге көнге беренче вазыйфалары - Ана телен саклау. (Мөхлисә Бубый)" иде.

Пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Делегатларга ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде.

“Татар халкының теле, мәдәнияте, әхлагы сагында торучы ак калфаклы ханымнар һәм туташлар! Сезгә сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим. Сезнең белән очрашуга мин бик шат. Без хәзер милли тормышыбызны “Ак калфак” оешмасыннан, аның зирәк, кайгыртучан, максатчан ханымнарыннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Халкыбыз үз асылын саклап калсын, киләчәктә дә башка милләтләр арасында югалып калмыйча яшәсен, үссен өчен сез алып барган эшләр зур әһәмияткә ия”, - диде Римма Ратникова форум делегатларына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнехановның рәсми сәламләвендә исә: “V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены милли мәдәниятне, рухи хәзинәләребезне торгызу, үстерү һәм саклап калу, туган телебезгә ихтирамны арттыру максатларыннан уздырыла торган күркәм чараларның берсе. Гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи, әхлакый эшчәнлектә хатын-кызның роле аеруча зур. Сез яшь буын вәкилләренә миһербанлык, хезмәт сөю, күңел матурлыгы кебек асыл сыйфатларны сеңдерергә тырышасыз. Сез заманнан калышмыйсыз. Хәзерге катлаулы чорда, бик тиз үзгәрүче дөнья шартларында яшь буында милли үзаң формалаштыру өчен зур хезмәт куясыз. Әлеге чарада катнашуыгыз иҗтимагый эшчәнлектә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырсын, бәрәкәтле эшкә җилкендерсен, яңа планнарыгызга этәргеч бирсен”, - диелгән иде.

Аннан соң сүзне “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова алды. Ярты сәгатькә сузылган чыгышында ул “Ак калфак”ның ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, алдагы елга булган планнарга ачыклык кертте.

“Бу залда милләт язмышына битараф булмаган ханымнар һәм туташлар утыра. Башыбыздагы калфак безнең образыбызның тәмамлануын күрсәтә. Безнең образ татар хатын-кызын сынландыра. Бик зур рәхмәт сезгә, чын күңелдән баш иям”, - дип башлады ул сүзен.

Аның сүзләренчә, беренче татар хатын-кызлары корылтае да апрель аенда уздырылган һәм аңа быел 100 ел тула.

“Без ел саен резолюция кабул итәбез. Ел дәвамында шуңа карап эшләгез, аның үтәлүен барлагыз. Ул болай гына биреп җибәрелә торган кәгазь түгел. Бөтенебез дә бер тавыштан кабул итәбез икән, ул эшләрне барыбыз да җиренә җиткереп башкарырга тиеш”, - ди Кадрия Идрисова.

“Ак калфак” рәисе фикеренчә, хатын-кыз оешмаларын бары җитәкче булып эшләгән кешеләр генә әйдәп барырга тиеш.

“Күп җирләрдә “Ак калфак” җитәкчесе булып әдәбият укытучыларын куялар. Әдәбият укытучылары көчле халык, ләкин җитәкче булып эшли белмәгән, эшләп карамаган хатын-кыз төбәктәге хатын-кызларны бергә туплый, оештыра, башкаларны үз артыннан ияртә алмый. Халыкны алдап йөрүнең мәгънәсе юк. Чөнки безгә эшләргә, бер-беребездән калышмаска кирәк. Әгәр дә без һаман да бер-беребезне “сыйпап” кына, без эшлибез бит инде, дип йөрсәк, эшебез бармаячак”, - ди хатын-кызлар оешмасы лидеры.

Кадрия Идрисова матди байлык һәм рухи байлыкларга да тукталып үтте.

“Акчалы бай — бай дигән сүз түгел, аның рухы бай түгел. Рухы бай булса гына — ул кешене бай дияргә була. Әгәр матди ярдәме белән мәгарифне күтәрсә генә. Безнең барыбызның да игътибар Татарстанга, Казанга юнәлдерелгән. Әмма республиканың да бюджеты чикле. Татарлыгыбызны сакларга үзебез тырышырга тиеш”, - диде.

“Бөтен милләтләр дә үз киләчәге өчен борчыла. Татарларда гына шулай икән дип курка күрмәгез. Проблемалар күз алдында. Балалар ата-аналарын аңламый. Үз тарихларын, мәдәниятен белми. Мәдәниятсез милләт —милләт түгел. Көчле булыйк”, - дип өндәде ул форум вәкилләрен.

Утырышта Татарстан Фәннәр Академисенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев та чыгыш ясады. Аның фикеренчә, телне саклау — авыр әйбер түгел.

“Татар телен саклау буенча дәүләт эшләргә, Хөкүмәт эшләргә тиеш, дибез, кемгәдер сылтыйбыз. Хөкүмәт вәкилләренә сүз бирәбез икән, алар бу юнәлештә гаилә эшләргә тиеш, ди. Без үзебез тиеш бит”, - ди ул.

Бала татарча белсен өчен аны татар мохитендә тәрбияләргә, гаиләдә бары татар телендә генә сөйләшергә, театр, концертларга йөрергә кирәк, ди тарихчы.

“Гаиләдә туганнар, әби-бабайлар белән аралашу да мөһим роль уйный. Мин мәктәптә укыганда, татар телендә бер дәрес тә укымадым. Ул ничектер эчтән килеп чыга”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Пленар утырышта төбәкләрдә “Ак калфак” оешмаларын җитәкләүчеләр дә тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Сүз уңаеннан, делегатлар кичә, ягъни 13 апрельдә Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарында булып, анда "Ак калфак" оешмаларының эшчәнлеге белән танышты.

Бүген кич исә форум вәкилләре К.Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәгә куелган "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен тамаша кылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100