news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Ратникова: “Бердәм Россия” бөек Россиянең яңа образын булдыра, һәм без анда катнашабыз"

Төбәк сәясәт советы секретаре урынбасары тарафдарларын “Бердәм Россия”нең туган көне белән котлады

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партия сигез еллыгын билгеләп үтә. Төбәк сәясәт советы секретаре урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тарафдарларын “Бердәм Россия”нең туган көне белән котлады.
Римма Ратникова фикеренчә, сәяси партия өчен 8 ел күп түгел. “Шулай да соңгы 7–8 елда илдә булган уңышлы эшләр, һичшиксез, “Бердәм Россия” исеме белән бәйле”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары бүгенге бәйрәм турында журналистларга: “Татарстанда партиянең туган көненә багышланган бернинди бәйрәм чаралары да узмаячак. Без бу бәйрәмгә шатланабыз, әлеге дата белән бер-беребезне котлыйбыз. Барыбыз да эштә, чөнки партиянең 11 съезды булып узды”, - дип белдерде һәм оешмаларда, территориаль бүлекләрдә делегатлар белән очрашуларны, материалларны өйрәнәләр, дип өстәде. “Бу материаллар партия белән бәйле булганга гына кызыклы түгел, ә бүген “Бердәм Россия” бөек Россиянең яңа образын булдыруына бәйле, һәм без барыбызда анда катнашабыз ”, - дип тәмамлады Римма Ратникова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100