news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р. Рәсүлева. "Әгерҗегә милли мәктәп кирәкме?" - "Яңарыш" газетасы

Әгерҗедә беркайчан да милли мәктәп булмаган.

 (Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Яңарыш", Рәфилә Рәсүлева). Элек-электән авылдан район үзәге Әгерҗегә барган апа-әбиләрнең: “Шул Әгерҗенең поликлиникасына яки башка җиренә эш белән барсаң, гел русча сөйләшәләр, әйтерсең лә анда руслар гына яши!” — дип зарланганнары истә. Бу, чыннан да, шулай. Татарстанның Актаныш, Кукмара, Саба районнары белән чагыштырганда, Удмуртия белән чиктәш Әгерҗе — руслашкан шәһәр. Шуңадыр инде Әгерҗедә беркайчан да милли мәктәп булмаган. Бүгенге көндә Әгерҗегә милли мәктәпнең кирәге бармы? Бу сорауга җавап эзләп Әгерҗе шәһәре мәктәпләренә сәяхәт кылдык. Фикерләр төрле…

Әгерҗе районы буенча 27 мәктәптә — 3824 укучы укый. Шул исәптән татар телендә 11 мәктәптә — 490, рус-татар телендә ике мәктәптә — 76, мари компоненты булган 4 мәктәптә — 244, удмурт компоненты булган 2 мәктәптә — 122 укучы укый. Әгерҗе шәһәрендә — 2250 укучы белем ала. Аларның 713е — татар, 1537се — рус, 86сы — удмурт, 43е-мари, 77се — башка милләтләр.

1нче гимназия

Гимназиядә төрле милләт балалары белем алса да, алты татар теле укытучысы тарафыннан барлык сыйныфларда да татар теле укытыла. Нәтиҗәләре дә сөенерлек: төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда укучылар югары урыннар алалар. Әнә агымдагы елда 9нчы сыйныф укучысы Каюм Шәймәрданов “Алтын каләм” фестивалендә катнашкан. “Хәзерге заман журналистикасы” номинациясендә төрле темаларга татар телендә үз фикерләрен язган. “Телне өйрәнү өчен, биредәге татар теле дәресе генә җитми, әлбәттә, гаиләдә сөйләшергә кирәк. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез, бик күп әдәби китаплар укыйм. Ләкин менә хәзерге заманда рус телен белмичә яшәп булмый. Югары белем алу өчен рус теле кирәк. Миңа хәзерге мәктәптә белем алу иң кулае, татар төркемнәрендә татар телен өйрәнәбез, башка фәннәрне русча укыйбыз”, — дип, саф, матур итеп, татарча җавап бирде Каюм. “Безнең рус мәктәпләрендә татар төркемнәренең программасы татар телен тулысынча яхшы итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәсе дә начар түгел, безнең балалар республикакүләм олимпиадаларда, төрле ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Безнең мәгариф системасы тулысынча мөстәкыйль түгел бит әле. Без теләсә кайда барып, татарча сөйләшә алмыйбыз. Бала БДИне дә рус телендә бирергә мәҗбүр. Туган телгә нигез өйдә салына бит. Ул баланың калебенә сеңеп кала. Минем ике балам шушы мәктәптә укыды. Ике телне дә тигез дәрәҗәдә беләләр. Шуңа күрә укытучы һәм әти-әни буларак бүгенге көннән чыгып әйтсәк, безнең мәктәптә уку сис­темасы иң кулаедыр”, — дип, үз фикере белән уртаклашты татар теле укытучысы Наилә Харисова. Үз фикерен татар теле укытучысы Гөлназ Закирова да җиткерде: “Минемчә, безнең мәктәптә татар һәм рус төркемендә балаларга татар теле бирү җитәрлек күләмдә, әти-әниләр дә канәгать. Һәр баланың, югарырак балл җыеп, яхшырак уку йортына керәсе килә. Терминнар белән эшләүгә күп вакыт таләп ителә, бу балалар өчен уңайлы түгел”. Әти-әниләр дә гимназиядәге укыту процесыннан канәгать. Биредә Лилия Әхмәтованың да баласы укый. Ул үзе дә шунда белем алган. Предметларны рус телендә уку, аңа Удмурт дәүләт университетында татар теле бүлеген тәмамларга комачауламаган.

Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәп

Атаклы драматург, режиссер исемен йөрткән мәктәпкә аяк басабыз. Биредә 674 бала, шуның 200е — татар. Югары сыйныф укучылары Эрик белән Адилә беренче сыйныф укучыларын Таҗи Гыйззәт музеенда аның тормышы, иҗат юлы белән таныштырдылар. Мин дә экскурсоводларның татар телен камил белүләренә сокландым. Беренче сыйныф укучылары да үзләрен кызыксындырган сорауларын татар телендә бирделәр. Ә менә милли мәктәп турында сорау биргәч, Эрик белән Адиләнең фикерләре аерылды. Эрик: “Мин рәхәтләнеп барлык фәннәрне татар телендә укыр идем, ул миңа бер дә кыен бирелмәс иде”, — ди. Адилә исә: “Мин хәзерге мәктәптә укыр идем, чөнки БДИ куркыта”, — дип җавап бирде.

2нче рус мәктәбе

Әлеге мәктәптә агымдагы елда 3 беренче сыйныф туплаганнар. Без барып кергәндә уен рәвешендә аларның телне никадәр белүләрен ачыклыйлар иде. Нәтиҗәләргә карап, аларны рус һәм татар төркемнәренә бүләчәкләр. Мәктәпнең директор урынбасары Раилә Галиева әйтүенчә, Әгерҗедә катнаш гаиләләр саны арта икән, өйдә русча сөйләшәбез, татар телен яхшы белмибез диючеләр булса да, алар татар телен өйрәтүгә четерекле карыйлар, әти-әниләр белән сөйләшү алып баралар. Нәтиҗәсе дә бар: каршы килүче әти-әниләр кими икән.

“Бәләкәч” 7нче балалар бакчасы

Балалар бакчасы янына килеп туктау белән ерактан ук кечкенәләрнең шатлыклы аваз белән “Исәнмесез!” дигәннәре күңелләргә сары май булып ятты. 2011 елда әлеге бакча Татарстан Республикасының “Бәләкәч” программасы кысаларында ачыла. Шул ук елны биредә татар төркеме ачыла. Киләсе елга инде татарча сөйләшә, җырлый, бии торган балалар мәктәпкә бара.

Сорауга ноктаны Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина куйды. “Әгерҗе шәһәренә татар мәктәбе кирәкме? Бу сорауга мин болай җавап бирәм. Милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында 48 район арасында без 9 нчы урында торабыз. Бу татар мәктәбе булудан яки булмаудан түгел, димәк, бездә тәрбия-укыту процессы һәр мәктәптә системалы алып барыла дигән сүз. Бәйгеләрдә, олимпиадаларда баллар югары. Моның нәтиҗәсен әлеге рейтинг күрсәтә дә инде. Шуны да искәртеп үтәм: Татарстан Республикасының 100 яхшы мәктәбе арасына безнең районнан бер татар һәм бер мари мәктәбе керде. Бүген шәһәрнең дүрт мәктәбендә балалар саны норматив кысаларыннан уза. Республика программасы нигезендә төзелгән “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ике елдан мәктәпкә килә башлый. Бүгенге көндә Әгерҗенең үзенә 560-580 урынлы яңа мәктәп кирәк. Бу сорау­ны инде без күптәннән күтәрәбез, ләкин безгә: сездә әлегә икенче сменада укучы юк дип, җавап бирәләр. Татар мәктәбе булгач, химия, физика, математика фәннәрен татар телендә укыта торган укытучылар тәрбияләргә дә тиеш бит без. Без Президент программасына рәхмәтле. Әлеге программа нигезендә агымдагы елда безнең районнан алты 11нче сыйныфны тәмамлаган укучы педагогика факультетларына керде. Аларның берничәсе татар телендә фәннәр укытачак. Безнең бурычыбыз — ата-аналарга аңлату эше алып бару, чөнки шәһәребездә катнаш гаиләләр күп. Аларда телебезгә карата хөрмәт уяту. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәм: безгә бүгенге көндә яңа мәктәп кирәк. Шул яңа мәктәптә татар сыйныфлары ачарбыз дигән өметтә калам!”

Ата-аналар да, татар теле укытучылары да туган телне фән буларак өйрәнү җитә дип саный Әгерҗедә. Алга таба балаларына татар теле киртә булыр, дип уйлаучылар да бар. Шунысы куанычлы, мәктәпләрдә балалар саф татар телендә сөйләшәләр. Димәк, татар теле җитәрлек дәрәҗәдә укытыла. Бер уйлап карасаң, без дә авылда татар мәктәбен тәмамладык. Рус телендә сөйләшүебез, чыннан да, аксый, ләкин шунысы сөенечле: без үз туган телебездә суда йөзгән кебек йөзәбез! Мәкаләмне Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү — тиеш!”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100