news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәр оешма чүп чыгара торган төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш

Чүп җыю һәм утильләштерү өчен республикада ике төбәк операторы җаваплы.

Һәр оешма чүп чыгара торган төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда һәр оешма чүп чыгару турында төбәк операторлары белән килешү төзергә тиеш. Бу турыда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында әйтте.

Утырышта “Хөкүмәт сәгате” кысаларында, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасының беренче йомгаклары турында фикер алышу булды. 

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте. Чүп җыю һәм утильләштерү өчен республикада ике төбәк операторы җаваплы. Көнбатыш зонада “ПЖКХ” идарәче компаниясе һәм көнчыгыш зонада “Гринта” ширкәте. Күп фатирлы йортларда тариф бер кешегә 71,95 сум, шәхси секторда 78,05 сум тәшкил итә.

Александр Шадриков чүп чыгару турында төбәк операторлары белән килешү төземәгән оешмаларның проблемаларын әйтте. Ваемсыз юридик затларга кисәтүләр белдерелә. Алар үтәлмәсә, министрлык вазифаи затларга 10 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр штраф сала, я эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатырга хокуклы.

Юридик затларга 100 мең сумнан алып 250 мең сумга кадәр штраф яный, яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктатып торулары ихтимал. Министр кайвакыт юридик затларның чүп калдыкларын гади халык өчен ясалган чүп контейнерларына, кырларга, иңкүлекләргә салуын әйтте. Бу хакта мәгълүмат килеп ирешкәч, төбәк операторлары вәкилләре шул урынга барып, акт төзи һәм координаталарны билгели.

Аннары җир участогы хуҗасына хәбәр ителә. Әгәр кеше 30 көн эчендә үз кулы белән ясалган чүплекне юкка чыгармаса, төбәк операторы аны үз көче белән чистартырга мәҗбүр, тик аннары чыгымнарны суд тәртибендә кайтарта. 2019 елның 4 ае эчендә Экология министрлыгы инспекторлары чүп калдыклары белән эш итү өлкәсендә 890 ( 2017 елга караганда, 10 процентка азрак) административ материал төзегән.

Чүп калдыклары ташланган 800 (былтыр 20 процентка күбрәк булган) санкцияләнмәгән урын ачыкланган, шуларның 760ы (95 проценты) юкка чыгарылган. “Чүп калдыкларын тиешсез урынга ташлау фактлары “Экологик карта” геомәгълүмати системасына кертелә. Бөтен мәгълүмат Интернетта. Хакимият органнары да, халык та шушы мәгълүмати ресурс ярдәмендә көн саен шушы вазгыятьне контрольдә тота ала”, - диде Шадриков.

Депутатлар алдында, шулай ук, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул ел саен республикада 1 млн 613 мең тонна каты көнкүреш калдыгы барлыкка килгәнен әйтте. Чүпне дәүләт реестрына кертелгән полигоннарга ташыйлар. Алар республика яңа системага күчкәнче үк булдырылган. Министрлык аларның 4-5 ел эшләячәген фаразлый.

Ирек Фәйзуллин проблемаларның берсе итеп, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәтләренә килешү төзүгә гариза бирү сроклары закон тарафыннан билгеләнмәвен әйтте. Докладлардан соң, депутатлар белән фикер алышу булды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чүп җыю мәсьәләсе бик четерекле булуын, моңа җитди карау кирәклеген билгеләп узды. “Старт этабы булуын аңлыйм, ләкин бүген үк бу мәсьәләләрне этаплап хәл итәргә кирәк. Халыкның район-шәһәр башлыкларына да, депутатларга да сораулары бар”, - диде.

Парламент рәисе фикеренчә, чүп мәсьәләсе ул – дәүләт бурычы. “Без бүген операторларга аванс бирербез дә, иртәгә алар бөлгенлеккә төшәр дә, проблема чишелми кала. Кая гарантия? Хөкүмәт дәрәҗәсендә бу мәсьәләләр җентекләп карала”, - диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100