news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Нуриев исемендәге балет фестивале “Quatro” премьерасын тәкъдим итә
12-25 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXIII Халыкара классик балет фестивале узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 12-25 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXIII Халыкара классик балет фестивале узачак. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестиваль үзенчәлекләре турында аны оештыручылардан берсе – Россия һәм Татарстанның атказанган артисты, “Душа танца” призы лауреаты, театр балеты җитәкчесе Владимир Яковлев, Саха-Якутия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наталия Садовская, Мария театры солисткасы, фестивальдә катнашучы Екатерина Кондаурова, Мария театры солисты, фестивальдә катнашучы Александр Сергеев, театр директоры урынбасары Юрий Ларионов сөйләделәр.
Очрашуда әйтелгәнчә, фестиваль кысаларында классик репертуарга керә торган Петр Чайковскийның “Лебединое озеро”, “Спящая красавица”, Людвиг Минкусның “Дон Кихот”, “Баядерка”, Адольф Аданның “Корсар” һәм “Жизель”, Лео Делибның “Коппелия” балетлары тәкъдим ителәчәк. Программага шулай ук бүгенге заман хореографы Георгий Ковтун куйган Арам Хачатурянның “Спартак” һәм Леонид Любовскийның “Йосыф турында хикәят” балетлары да кертелгән. 17 май көнне фестиваль кысаларында премьера – Милко Лазар музыкасына куелган, хореограф Эдвард Клюга куелышында “Quatro” балеты күрсәтеләчәк.
Владимир Яковлев әйтүенә караганда, алты спектакльдә Мария театрының иң яхшы биючеләре чыгыш ясаячак. Алар – Анастасия һәм Денис Матвиенко (“Дон Кихот”), Олеся Новикова һәм Леонид Сарафанов (“Спящая красавица”), Екатерина Кондаурова һәм Александр Сергеев (“Лебединое озеро”), Виктория Терешкина, Елена Евсеева һәм Владимир Шкляров “(“Баядерка”), Евгения Образцова һәм Юрий Смекалов” (“Жизель”). Шулай ук фестивальдә Россия Зур театры, Украина Милли опера солистлары да бииячәк. Казанда беренче тапкыр Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры солисты Семен Чудин, Пермь опера һәм балет театры солисткасы Евгения Ляхова, Чехиядән Ян Ваня да чыгыш ясаячак. Татар опера һәм балет театрын фестивальдә Россия Дәүләт премиясе лауреаты Нурлан Канетов, Михаил Тимаев, Руслан Савденов, Александра Суродеева, Елена Щеглова, Максим Поцелуйко, Алина Штейнберг һәм башкалар тәкъдим итәчәк.
“Quatro” премьерасы турында сөйләгәндә, Юрий Ларионов: “Әлеге проектны тәкъдим итү идеясе Мария театры биючеләре Денис Матвиенко һәм Леонид Сарафановта туа. Денис хореограф Эдвард Клюг белән хезмәттәшлек итә. Спектакль – шул хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Проектта яшьләр генә катнаша. Классик биючеләр үзләрен заманча хореографиядә сынап карый. Заманча хореография белән шөгыльләнүче труппа белән эшли торган балетмейстер өчен классик биючеләр белән эшләп карарга мөмкинлек туа. Спектакльнең төп идеясе – хисләрне һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне музыка һәм пластика теле аша бирү”, - дип белдерде.
24 һәм 25 май көнне фестивальнең ике гала-концерты узачак. Наталия Садовская сүзләренә караганда, концертларда дөнья балеты йолдызлары – Мария һәм Зур театр, Нидерланды Патшалыгы Милли балеты, Берлин Дәүләт балеты, Украина Милли опера, Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театр, Татар академик опера һәм балет театры солистлары катнашачак. Тамашага хәтта театр һәм кино артистлары Василий Лановой белән Анатолий Белый килүе көтелә. Гала-концертның бер бүлеге Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланачак.
“Бүгенге фестиваль балет сәнгате йолдызы Рудольф Нуриев исемен йөртә. Рудольф Нуриев балет сәнгатен яңа баскычка күтәрә. Ул Көнбатышка классик балетны ача. Һәм бүген дә балет сәнгате классик балет традициясен саклый”, - диде Владимир Яковлев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2