Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Ногманов туган телләр мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салырлар дип өметләнә
Туган тел язмышы барыбызның да бәгыренә тиде, диде депутат.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Туган телләрне укыту мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салырлар, дип өметләнәбез. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов бүген парламент утырышында шулай дип белдерде.
Искәртеп үтик, бүген сессиядә Татарстан депатутларының туган телләрне укытуга кагылышлы федераль закон проектына карата Дәүләт Думасына мөрәҗәгате кабул ителде.
«Прокуратура тикшерде, инде барысы да аңлашылды, нокта куелды кебек иде. Барлык таләпләр үтәлде генә дигәндә, яңа федераль закон проекты әзерләнеп, яңа дулкын башланды. Бу сораулар халыкта борчу тудыра. Без бу мәсьәләләрдә сак эш итәргә тиеш. Безнең фикерләр исәпкә алыныр, җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салырлар, дип өметләнәбез», - диде Рафил Ногманов.
Аның сүзләренчә, иң кызыгы закон проекты өчен Чувашстан, Чечнядан депутатлар чыга. «Нигә алар үз таләпләрен билгели башлады? Нигә туган телләрне пычак астына кертеп, төп укыту планыннан алуны сорыйлар. Безнең белән беркем киңәшләшми, исәпләшми. Россия, Татарстан Конституцияләре бар бит. Михил Викторович «барлык сораулар хәл ителде» дип юатты, тынычландырды, ә безне алдадылар булып чыга. Гарьләндерә, халык өчен дә гарьләнәм. Украинада рус телен кысрыклаганда, без, татарлар, болай эшләргә ярамый дибез. Ә үзебездә Россиядә үк әллә ниләр эшләп ятабыз. Безне ишетергә тиешләр. Россиянең болай да проблемалары бар, ә бүген яңа проблемалар чыгарып ятабыз», - дип белдерде Рафил Ногманов.
«Туган тел язмышы барыбызның да бәгыренә тиде. Бөек Тукайның телен яклап чыгыйк. Яшәсен татар теле!» - дип Рафил Ногманов тел мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнергә вакыт җиткәнен ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз