news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Нигъмәтуллин Чемпионат мирасы концепциясен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россия вице-премьеры Ольга Голодец уздырды.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 мирасы концепциясен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Россия вице-премьеры Ольга Голодец рәислегендә узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Дөнья чемпионаты-2018 мирасы концепциясен раслады. Документта ДЧ вакытында эшләгән футбол стадионнарын, тренировка мәйданчыкларын һәм башка спорт корылмаларын киләчәктә файдалану ничек планлаштырылуы билгеләнгән.

Концепция балалар футболын, шулай ук профессиональ спортны үстерүгә ярдәм итәчәк дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot