news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Һәр муниципалитетта ялган аракы җитештерү,сатуны кисәтүнең комплекслы планы эшләнәчәк
Бүгенге көндә муниципалитетларда бу өлкәдә бердәм дәүләт сәясәте уздыру буенча махсус ведомствоара комиссияләр эшли
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Башкарма хакимият органнары, башка органнар һәм оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча махсус Совет Татарстанда этил спиртын законсыз җитештерү һәм аның законсыз әйләнеше, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз сатуны кисәтү буенча бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырачак. Ул ТР Президенты Указы нигезендә, әлеге базарда дәүләт контролен һәм җайга салуын көчәйтү максатыннан төзелгән иде. Совет составына министрлык-ведомстволар, федераль органнарның ТР идарәләре, ТР Муниципаль берәмлекләре советы җитәкчеләре кергән. Совет эшенә икътисад министры Марат Сафиуллин җитәкчелек итә.
Марат Сафиуллин белдергәнчә, һәр муниципаль берәмлек өчен контрафакт һәм суррогат алкоголь продукциясен җитештерү, сатуны кисәтү һәм чик куюның комплекслы планы эшләнәчәк. Бүгенге көндә муниципалитетларда бу өлкәдә бердәм дәүләт сәясәте уздыру буенча махсус ведомствоара комиссияләр эшли. Алар ЭЭМ, Дәүләт алкоголь инспекциясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ялган һәм легаль булмаган юл белән кергән алкогольнең сатылу фактлары турында мәгълүмат җыю максатыннан, кайбер территорияләрдә ышаныч телефоннары эшли. Районнардагы сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә ялган аракы белән агулануның токсикологик мониторингы уздырыла, җитештерү, сату өлкәсендә санитариягә кагылышлы законнарның үтәлешенә контроль урнаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot