news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Моратов: «Торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлар җыюда Чаллы тәҗрибәсенә таянырга»

Республика буенча 1 атнада гына да торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар күләме 38,5 млн. сумга кимеде, шуларның 23,8 млн. сумын Чаллы каплады, дип белдерде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләргә октябрь аенда акча җыю планын үтәмәгән Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Спас һ.б. муниципаль берәмлекләрдән хәлне төзәтүдә нәрсәләр эшләнүе буенча бүген урыннардагы хакимият җитәкчелегеннән ТР Министрлар Кабинетында республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов хисап таләп итте.

Алабугада торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча җыю узган айда 97 процентка гына үтәлгән, ел башыннан бирле бурычлары 38 млн. сум булып, бу җәмгысе 2800 кешегә кагыла. Бөгелмә исә 98,4 процентка үтәгән, коммуналь хезмәтләргә акча түләмәгән 400дән артык фатир җылылык челтәреннән «өзелгән».

Р.Моратов бу хәлгә ризасызлык белдереп, бурычлыларны җәмәгать эшләренә җәлеп итү юлы белән (ә ул федераль һәм республика бюджетыннан финанслана һәм акча бар) шунда ук бурычларын каплату эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра белмәгән муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотты: «Менә чаллылылар эшли белә бит. Республика буенча 1 атнада гына да торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар күләме 38,5 млн. сумга кимеде, шуларның 23,8 млн. сумын Чаллы каплады. Әллә каян тәҗрибә эзлисе юк, андый мөмкинлек үзебездә», - дип Чаллыныкылар эшен өлге итеп алырга өндәде.

 Яшел Үзәндә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча җыю 97 процентка үтәлгән (сентябрьдә аннан да ким – 93 процентка) һәм бурычлары 147 млн. сумга җиткән, Лаеш 93 процентка үтәгән, суд приставларына 40 «эш» тапшырылган һәм биредә бурычлылардан барлыгы 630 мең сумлык акча алдырып түләтү турында сүз бара. Лениногорск октябрьдә хезмәтләр өчен 98 процент түләтә алган, хәзергә 60 млн. сум бурыч исәпләнә, шуларның 40 млн. сумы - даими түләмәүчеләр һ.б.

Вице-премьер янә муниципаль берәмлекләрдәге хакимият җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бурычлыларны җәмәгать эшләренә җәлеп итү бурычы куйды һәм урыннарда шушы эшләрне оештыруны урынбасарларына һәм бүлек башлыкларына йөкләмичә, Башкарма комитет башлыкларына үзләренә башкарырга кирәклеген басым ясап әйтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100