Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Моратов: “Татарстанда коррупциягә каршы аяусыз көрәш бара”
Премьер-министр вазифаларын башкаручы белдерүенчә, бу көрәштә системалы карарларның ярдәме зур
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Коррупция фактларына һәм коррупциягә китерүче сәбәпләргә каршы көрәштә Татарстан үрнәк булып тора. Республикада бу юнәлештә алып барылучы эшчәнлек башка төбәкләр тарафыннан өйрәнүгә лаек”. Бүген Казанда ачылган халыкара конференцияне ачу тантанасында Росфинмониторинг җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Короткий шулай дип белдерде. Казан конференциясе коррупцияне булдырмый калу чаралары һәм коррупция белән бәйле җинаятьләр нәтиҗәсендә алынган керемнәрне легальләштерүгә каршы көрәш тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган.
Җыенны ачу тантанасында катнашкан ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов белдергәнчә, Татарстан кебек сәнәгате алга киткән төбәкләр өчен коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе аеруча актуаль.“Без бүген ныклы итеп әйтә алабыз: Татарстанда коррупциягә каршы аяусыз көрәш бара”, -дип белдерде Хөкүмәт рәисе вазифаларын башкаручы. Аның белдерүенчә, бер яктан, халыктан алына торган барлык сигналлар анализлана, барлык ачылган фактлар буенча чаралар күрелә. Шул ук вакытта республика күләмендә моңа юл куймау өчен системалы чаралар да күрелә. Моның мисалы итеп ул Татарстанда уңышлы тормышка ашырылучы “Электрон Хөкүмәт” программасын атады. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, хәзер республика халкы күп кенә хезмәтләрне электрон юл белән ала башлады. Бу халыкка хезмәтләрне тизрәк һәм сыйфатлы, иң мөһиме, бюрократик киртәләрне узып алырга ярдәм итә. Равил Моратов дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларның ачыклыгын тәэмин итүдә электрон сәүдә мәйданының зур роленә тукталды. Россиядәге шундый 5 федераль мәйданның берсе Татарстанда урнашкан. Дәүләт заказларын электрон сәүдә системасына урнаштыру республикага бюджет чыгымнарын 30 процентка киметергә мөмкинлек биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз