Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Моратов: “Сугыш елларында бирелгән орден-медальләр артында батырлык, кеше язмышы тора”
Казанда Җиңү паркында Хәтер һәм матәм көненә багышланган митинг узды
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануга 69 ел тулуга - Хәтер һәм матәм көненә багышланган митинг узды. Бу көнне бөтен Россия территориясендә дәүләт байраклары төшерелә, көн дәвамында мәдәният учреждениеләрендә, телевидение һәм радиода күңел ачу тапшырулары һәм чаралары күрсәтелми.
Митингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, төрле министрлык һәм ведомстволар башлыклары, “Бердәм Россия” партиясе активы, сугыш һәм тыл ветераннары, Казан хәрби гарнизоны сугышчылары катнашты.
Равил Моратов үз чыгышында, сугыш һәм тыл ветераннарына, ватандашларыбызга мөрәҗәгать итеп, Бөек Җиңүнең нинди зур югалтулар хисабына яулап алынганлыгын билгеләп үтте. Сугыш кырында илебезнең 26 миллионнан артык кеше ятып калганлыгын, шул корбаннар исәбенә Бөек Җиңүгә ирешергә, Европа илләрен азат итәргә мөмкин булганлыгын әйтте. Илебез күгенең тыныч булуында митингта катнашкан сугыш ветераннарының өлеше зур икәнлеген ассызыклап үтте.
“Сугыш елларында татарстанлылардан бик күп девизияләр төзелде. Аларның күбесе сугыш кырында башын салды. Өч йөзләп ватандашыбыз Советлар Союзы Герое кебек югары исемнәргә лаек булды, Дан орденнарының тулы кавалеры булуга иреште. Ике йөз меңнән артык якташыбыз дәүләт бүләкләре, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Бу һәр бүләк артында батырлык, кеше язмышы торуы турында сөйли. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады” дигән “канатлы” сүзләр - безнең өчен какшамас. Без сугышта һәлак булганнар турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз, арабыздагы ветераннарга хөрмәт күрсәтергә тырышабыз”, - диде Равил Моратов.
Ул шулай ук, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, яшьләрне тәрбияләүдә катнашырга чакырды, тәрбиянең бу төренә бүген ихтыяҗ барлыгын билгеләп үтте. Равил Моратов Бөек Җиңүне якынайткан ветераннарга, республиканың иҗтимагый, социаль-икътисадый тормышына зур өлеш керткән өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән зур рәхмәт белдерде.
Вице-премьер, бүгенге яшьләрнең башка кыйммәтләр белән яшәвен, әмма шул ук вакытта яхшы традицияләрне саклап калуларын билгеләп үтте. “Бу еллар эчендә егетләребез үзләрен Россия Федерациясенең кораллы көчләрендә хезмәткә әзерләргә өйрәнде. Татарстан Республикасы берничә ел дәвамында РФ субъектлары арасында яшьләргә яхшы патриотик тәрбия бирү һәм армиягә әзерлек юнәлешендә беренче урыннарны яулый. Егетләребез Россия Федерациясенең кораллы көчләрендә лаеклы хезмәт итә. Бу – безнең яхшы традицияләребез, сез күрсәткән үрнәк”, - диде Равил Моратов, ветераннарга саулык-сәламәтлек, баш өстендә һәрвакыт аяз күк йөзе теләп.
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлеккә булышлык итү буенча комиссия рәисе Наил Хөснетдинов үз чышгышында илебездә Бөек Ватан сугышы башланган көннең һәркемдә күңелендә саклануын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә безнең алда Бөек ватан сугышы биргән сабаклардан “дәрес алу” бурычы тора. Иң мөһиме – фашист чумасына баш калкытырга ирек бирмәү”, - дип ул, хәзерге вакытта яшьләр арасында славян кыяфәтле булмаган кешеләрне күрә алмаучанлыкның “тамыр җәя” баруын ассызыклап үтте. Ветераннар, “Бердәм Россия” һәм “Молодая гвардия” оешмаларының уртак көче белән бу афәтне җиңүгә чакырды.
Минингта сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара Җиңү паркының Дан мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз