news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Моратов: “Суднолар төзелеше тармагын үстерүдә кластер алымы да үзен аклаячак”

Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары ассызыклаганча, илдә суднолар төзелешен дөньяда конкурентлык табарлык дәрәҗәгә җиткерергә кирәк

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “ТР Хөкүмәте илдә иҗтимагый-сәяси формация үзгәреш кичергән катлаулы елларда да суднолар төзелеше тармагын ярдәменнән ташламады. Аны саклап калу һәм үстерүгә зур тырышлык куйды. Мәсәлән, Яшел Үзәндәге Горький исемендәге суднолар төзү заводына заказлар булмаган авыр вакытларда ярдәм кулы сузылды - бюджет акчаларына күперләр төзү турында карар кабул ителде. Соңрак заводка заказлар да алына башлады”. Бүген Казанда конкурентлыкка сәләтле суднолар төзелешенең заманча технологияләренә багышлап ачылган конференциядә ясаган чыгышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов әнә шул мөһим моментларга игътибар юнәлтте. Ул, Бөтенроссия конференциясендә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, бүгенге шартларда илдә суднолар төзүдә беренчел бурычларга тукталды. Равил Моратов белдергәнчә, илдә Петр I нигез салган суднолар төзелеше традицияләрен яңарту юлларын эзләү мөһим.

Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары 60 еллык тарихы булган Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы потенциалы илдә, республикада суднолар төзелешендә алга таба да ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде. Соңгы дистә елда әлеге бюро проектлары буенча Горький исемендәге суднолар төзү заводында “Неустрашимый” кебек яңа буын сак корабльләре, “Татарстан” ракета, “Әстерхан” артиллерия корабльләре, гражданлык суднолары төзелгән. “Югары квалификацияле кадрларыбыз булу республика өчен зур бәхет”, - дип саный Равил Моратов. Суднолар төзелеше тармагы республиканың югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлектә. Равил Моратов ассызыклаганча, илдә суднолар төзелешен дөньяда конкурентлык табарлык дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Аның фикеренчә, суднолар төзелеше тармагын үстерүдә кластер алымы да үзен аклаячак. Бу тармакны бүген авиатөзелештән башка аерып карап булмый.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100