news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Моратов: “Республика икътисадының нигезе нык”

Премьер-министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, предприятиеләрнең устав фондларына салган финанслар бүген капиталны үстерүгә хезмәт итә

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Бүген Татарстан, Россиянең сәнәгате зур үсешкә ирешкән бер төбәге буларак, халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Дөньякүләм икътисади кризисны җиңеп чыгу, проектларны яңача финанслау мехинизмнары, финанс ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләре бүген республика өчен актуаль. Төбәкләр дәрәҗәсендә дә, дөньяның хуҗалык системасында да төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр кризистан соң җитештерүне күтәрүгә этәргеч бирергә тиеш. Бу мәсьәләләр Казан форумы эшендә төп юнәлеш булыр дип ышанам. Форум алга таба халыкара, инвестиция, икътисади эшчәнлекне үстерүгә хезмәт итә, икътисади эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә старатегик хезмәттәшлекне, үзара ышанычны арттырырга ярдәм итә. Боларның барысы бүгенге катлаулы вәзгыятьтән чыгу өчен, дөнья икътисадының тотрыклы һәм баланслы үсешенә ирешү өчен кирәк”. ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең “Евромани-Казан 2009” II Халыкара инвестиция форумы делегатларына юллаган сәламләвендә әнә шундый юллар бар. Аны форум делегатларын Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләгән Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов ирештерде.

Равил Моратов, үз чиратында, Татарстан икътисадын үстерүгә һәртөрле ярдәм күрсәтүче һәм актив хезмәттәшлек алып барган инвестиция, финанс, сәнәгать компанияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Быелгы форумның катлаулы икътисади шартларда узуын танымый булмый. Әмма бу Россия, шул исәптән Татарстан, очрашкан беренче кризис кына түгел. Узган гасырның 80 нче еллары ахыры, 90 нчы еллары башында икътисадның барлык тармакларына көчле йогынты ясаган кризисны үтәргә туры килде. Ул чакта сәнәгать, икътисадтагы проблемалар социаль өлкәдә дә чагылыш тапты. Шул елларда тупланган тәҗрибә бүгенге шартларда ярдәм итә”, - дип билгеләп узды Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары. Аның сүзләренә караганда, предприятиеләрдә өстәмә кыйммәт туу өчен шартлар булдырмый торып, халыкның тормышын яхшырту мөмкин булмаячак. Равил Моратов авыр 90 нчы елларда республика җитәкчелегенең предприятиеләргә ярдәм кулы сузуын ассызыклап узды. “Ул кыен елларда Татарстан аз дебитлы һәм түбән рентабельле скважиналарда нефть чыгаруга салым каникуллары игълан итте. Ул елларда республиканың салым ташламалары бирү буенча мондый вәкаләте бар иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, републикада нефть чыгару күләмен арттыруга ирешелде. Бу тармак республика икътисадының бүген локомотивы ролен уйный”, -ди Равил Моратов. Беренче вице-премьер форум делегатлары игътибарын шулай ук авыр елларда нефть химиясе тармагына күрсәтелгән ярдәм чараларына да юнәлтте. “Хәзер республикада нефть эшкәртү буенча масштаблы проект әзерләнә. ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыру үзебездә елына 14 млн. тонна нефть эшкәртү мөмкинлеге белән бергә, республикага яңа эш урыннары да бирә”, - дип билгеләп узды ул. Авыр елларда “КАМАЗ” ААҖ нең кредиторлар алдындагы 1 млрд. 300 млн сумлык бурычларын әкренләп реструктурлаштыру да автогигантка яңа җитештерү дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм иткән. Биредә җитештерү чыгымнарын киметү буенча масштаблы чаралар уздырылган. Равил Моратов бүген предприятиенең ныклы адымнар белән производствосын диверсификацияләүгә баруын ассызыклады. “Шушы узган дистә ел эчендә республикада икътисадны диверсификацияләү буенча да җитди эшләр башкарылды. Предприятиеләр эшчәнлегендә хәрби заказлар буенча зур бәйлелектән котылдык Ул вакытта Казанда эшләүчеләрнең 80 проценты оборона предприятиеләрендә мәшгуль иде. Бүген оборона заказларын үтәүчеләр саны 3-4 мең тирәсе генә. Калганнар башка товарлар җитештерү, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә мәшгуль. Бу яхшы казаныш дип исәплибез”,- ди беренче вице-премьер.

Равил Моратов икътисады экспортка йөз тоткан Татарстан өчен бүгенге вәзгыять шартларында кыенлыклар булуын яшермәде. “Шуңа да карамастан, һәр салынган доллар, һәр сум бүген безнең икътисад өчен эшли. Икътисадның нигезе көчле. Предприятиеләрнең устав фондларына салган финанслар бүген капиталны үстерүгә хезмәт итә. Бу зур уңыш”, - ди ул. “Татарстан вәзгыятькә реаль бәя бирүгә күнеккән. Нәрсәгәдер алынабыз икән, аны ахырына кадәр башкарабыз. Бу традицияне моңарчы бозмадык һәм алга таба да аңа тугры калабыз”, -дип белдерде Равил Моратов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100