news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Моратов:“Объектив мәгълүмат булганда гына хакимият органнары вакытында карар кабул итә"

Ул узган елларда статистика органнарының лаеклы эшләре өчен Хөкүмәт исеменнән рәхмәт белдерде

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бары объектив мәгълүмат булганда гына хакимият органнары уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен үз вакытында чишелешләр табып, бара торган вакыйгаларга йогынты ясый ала. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов статистика органнары хезмәтенең әһәмиятен әнә шулай бәяләде. Ул узган елларда статистика органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәмендә күп проблемалар чишелүгә басым ясап, аларга лаеклы эшләре өчен Хөкүмәт исеменнән рәхмәт белдерде. Әмма тынычланырга иртәрәк. Алда статистика органнарын тагын да зуррак эшләр көтә.

Моңарчы тулысынча чишелеш тапмаган, мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. Шуларның берсе- статистика органнарының муниципалитетларда электрон хуҗалык хисабын оештыру. Мондый хисап 63 авыл җирлегендә бөтенләй алып барылмый, 81 ендә яртылаш кына кулланыла. Бу төбәктәге җир кишәрлекләре, торак фонды, терлекчелек һ.б. мәгълүматлар туплауга кагыла. 17 муниципалитетта бу мәсьәләне үзәкләштереп хәл итәрлек җаваплы кеше билгеләнмәгән. Равил Моратов бу вазифаны урыннардагы ведомствоара комиссияләр җитәкчеләренә йөкләүне тәкъдим итте.

Икътисадның реаль секторында вәзгыятьне күзәтеп бару буенча да статистика органнарына зур бурыч куелган. “Хезмәткә түләү фондына түләүләр, салым түләүләре буенча эшне катгый формада уздырырга кирәк. Моның өчен төгәл мониторинг таләп ителә”, -ди Равил Моратов. Аның фикеренчә, бу еллардагы барлык хисап системасын анализлап, муниципаль, башкарма хакимият органнарындагы дәгъваларны исәпкә алып, аларга бәлки кайбер үзгәрешләр кертергә дә кирәк булыр. Равил Моратов белдергәнчә, дәүләт статистикасы өлкәсендә федераль заказларны республика заказы белән тулыландыру зарур. Бу мәсьәләдә Татарстан инициатор булып чыгарга әзер. Хәзерге этапта берләштерелгән форматтагы статистикага керергә тиешле мәсьәләләр исемлеген билгеләргә кирәк булачак. Бу эштә төп җаваплылык үзәге Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе булачак.

“Кайбер күрсәткечләр, аеруча, муниципаль берәмлекләрнең, төбәк башкарма хакимият органнарының эш сыйфатын характерлаучы индикаторлар аналитик хисаплар белән үрелеп барырга тиеш. Мәсәлән, илдә кайсы юнәлешләр буенча республиканың ничәнче урын алганын күрсәткәндә, аның эчтәлеген, моңа нинди күрсәткечләр аша ирешелгән яки ирешелмәгәнен күрсәтергә кирәк. Бу безгә хаталарыбызны күрер өчен, аларны алга таба кабатламас һәм югарырак күрсәткечләргә ирешү өчен, икътисадың теге яки бу секторын үстерү турында карарлар кабул итү өчен кирәк”, - дип белдерде Премьер-министрның беренче урынбасары. Хәзергә андый аналитик өстәмәләр юк, саннар гына бирелә. Алга куелган бу бурычны чишүдә статистика органнарына ТР Икътисад министрлыгы ярдәмгә киләчәк. “Бу үзенә бер дәүләт заказы булып санала. Ул кичекмәстән хәл итүне сораучы мәсьәлә”, -дип ассызыклады Равил Моратов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100