news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Моратов:“Идарәче компания карамагына, күп дигәндә, 100 мең кв.м торак бирелергә тиеш"
Торак милекчеләре вәкиле – йорт буенча баш кеше җәмәгать башлангычында түгел, ә хак алып эшләргә тиешле
Скопировать ссылку
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Татарстан Республикасында гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә хокукларын һәм законлы интересларын тәэмин итү һәм яклау буенча чаралар турында”гы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 5 апрельда имзалаган Указ нигезендә, Министрлар Кабинеты һәм муниципаль берәмлек органнарына, әлеге күпкырлы структурада тәртип урнаштыру өчен, тиешле чаралар күрелүе турында күрсәтмә бирелә. Анда гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә хокукларын һәм законлы интересларын тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе, ә җирле үзидарә органнарына район (шәһәр) комиссияләре төзү, шушы хезмәтләр күрсәтүдә сыйфат дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән норматив хокукый актлар эшкәртеп кабул итү һ.б. турында әйтелә. Аңлашыла ки, биредә, беренче чиратта, халык мәнфәгатьләрен яклау күздә тотыла. Бу мәсьәлә, Премьер-министр күрсәтмәсе белән, февраль аенда ук җентекләп каралышка бирелгән иде, эшче төркем эшчәнлеге нәтиҗәсендә, лифтлар хезмәте күрсәтү һәм көнкүреш калдыкларын җыеп алып китү хезмәтләренә түләүләр өлкәсендә регламент буенча 85 нче күрсәтмә гамәлгә керде. Март аенда исә, Казан белән Арчадан кала, шушы хезмәтләр өчен исәпләнгән суммалар яңадан саналды. Гомумән, Татарстанда кабул ителгән мондый 2 документның Россия Федерациясендә әлегә тиңдәшләре юк.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, тарифлар мәсьәләсендә ачыклык кертү, халыктан җыела торган түләүләрне оптимальләштерү һәм энергияне нәтиҗәле куллануны үстерү буенча Татарстанда эшли башлаган эшче төркемнең эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарып, бүген ТР Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуга килгән ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы һәм әлеге эшче төркем рәисе Равил Моратов әнә шулай дип белдерде. Гомумән алганда, эшче төркем торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләр буенча бик күп җитешсез якларны ачыклады. Җыеп кына әйткәндә, сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм күрсәтелгән хезмәтләре өчен вакытында акча җыеп алуда тәртип булсын өчен, 1 идарәче компания карамагына, күп дигәндә, 100 мең кв.м (әйтик, 10 катлы 5 подъездлы 1 торак йорт 8 мең кв.м мәйдан били) торак кына бирелергә тиешле, хәзерге вакытта алар 500-1000 йортка хезмәт күрсәтә. Андый эштә көндәшлек саклынылмый, милекчеләр хәл итәсе мәсьәләләрне идарәче компанияләр үз өстенә алган, бу өлкә инде югары дәрәҗәдәге монополиягә әйләнә бара, шуңа күрә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне киметү максатында, хезмәт күрсәтүгә заказлар электрон сәүдә аша башкарылырга тиешле, дигән фикердә Р.Моратов. “Торак милекчеләре вәкиле – йорт буенча баш кеше кайбер йортларда әле дә билгеләнмәгән. Ул вазифа җәмәгать башлангычында түгел, ә хезмәт хакы түләнелә торган булырга, түләү исә торакка хезмәт күрсәтү тарифларына кертелергә тиешле дигән фикергә киленде”, - диде ул. Алга таба 2011 ел тарифлары исә шушы ярты еллыкта каралачак.
Республика шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференция режимында барган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева, ТР тарифлар буенча комитеты рәисе Марина Фәйрушина һ.б. рәсми кешеләр катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot