news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Р.Моратов: “Хәрби хезмәткә чакырылыш – безнең тарафтан башкарылучы эшнең лакмус кәгазе”

ТР Хөкүмәте йортында ТР чакырылыш комиссиясе утырышы узды

(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер–министрының беренче урынбасары, ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә республика чакырылыш комиссиясе утырышы узды.
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин киңәшмәдә катнашучыларга быелның көзендә егетләрне хәрби хезмәткә озатуга әзерлек эшләренең барышы хакында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның октябрь–декабрь айларында хәрби хезмәттән кичектерү яки чакырылыштан азат итү хокукы булмаган 1982–1991 елгы егетләр армиягә алыначак. Бу чакырылышта Татарстаннан 6 меңгә якын егет армиягә китәчәк, ә чакырылыш комиссияләренә 34 меңнән артык кешене чакыру күздә тотыла. Егетләрне ТР җыелма пунктларына октябрь ахырында ук китерә башлаячаклар.
Хәрби хезмәткә чакырылыш компаниясендә югары һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларга өстенлек биреләчәк.
Көзге чакырылышта урта һәм югары һөнәри белеме булган 3864 егет армиягә озатылачак. Шул ук вакытта күп кенә районнарның чакырылыш комиссияләре планны үтәү өчен һөнәри белеме булмаган егетләрне хәрби хезмәткә озаткан. Аларның күбесе республиканың Югары Ослан, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Спас һәм Тәтеш районнары, шулай ук Казанның Мәскәү һәм Вахитов районнарыннан киткән.
Равил Моратов моны эштәге җитешсезлек дип атады. “Хәрби хезмәткә чакырылыш һәм егетләрнең медицина тикшерүе узуы – безнең тарафтан башкарыла торган эшнең лакмус кәгазе. Яз айларында без кайбер вузлар буенча эшнең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын билгеләп үттек. Көзен вәзгыять яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез”, – диде ул.
2009 елгы көзге чакырылышта хәрби–исәп белгечлегенә ия 2432 егет армиягә озатылачак. Алар арасына уку йортларын 2009 елда тәмамлаучылар, әмма теге яки бу сәбәп белән быелның язында хәрби хезмәткә җибәрелмәгән егетләр дә керә.
Хәзерге вакытта 2009/2010 уку елына хәрби–исәп белгечләрен әзерләүгә башлангыч йөкләмә формалаштырыла. Ул 10 мең егетне әзерләү исәбеннән чыгып төзелә. Бу йөкләмәне үтәү өчен республиканың яңа уку йортлары җәлеп ителә, диде республика хәрби комиссары.
Югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары булган күп кенә районнар һәм шәһәрләрдә уку йортларын 2010 елда тәмамлаячак егетләрне белем алуга җәлеп итү буенча шактый эш башкарыла.
Әмма, Сергей Погодинның сүзләренә караганда, егетләр укырга атлыгып тормый. Мисал өчен, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә әңгәмәгә килгән егетләрнең – 87, Россия дәүләт гуманитар университетында – 92, Россия гадел хөкем академиясендә – 95, Түбән Кама химия–технология институтында – 84, Түбән Кама муниципаль институтында – 57, Мәскәү гуманитар икътисад институтының Түбән Кама филиалында 56 проценты укудан баш тарткан.
Башлангыч һөнәри һәм урта махсус уку йортларында да шундый ук хәл күзәтелә.
Сергей Погодин фикеренчә, әлеге бурычны үтәү өчен югары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчелегенә аңлату эшләре алып барырга һәм административ ресурсны эшкә җигәргә кирәк.
Югарыда бәян ителгәннәргә нәтиҗә ясап, Р.Моратов “әлеге эштә вузларга эш җитәрлек”, дигән фикер белдерде. Аерым алганда, ул Казан дәүләт медицина университеты ректорына университет тәмамлаучыларга госпитальләр каршында армиядә хезмәт итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Ул шулай ук армиягә киткәндә егетләрнең барысы да кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителәчәк, дип ышандырды.
Моннан тыш, 2010 елның мартында Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, 2009 ел нәтиҗәләре нигезендә чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашачак. ТР Президенты өченче мәртәбә беренче урынны алу бурычын куйды. “Бу бурычны әле беркем дә үтәмәде. Без беренче булырга тиеш”, – дип сүзен йомгаклады Равил Моратов.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100