news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Моратов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгы эшеннән канәгать түгел

Бу юнәлештә башланган эш барыбер тиешле нәтиҗәгә китереп җиткереләчәк, дип кисәтә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия 24 июль көнне кабул иткән карарга ярашлы рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе тарафыннан гадәттән тыш эссе чорда республика торак пунктларын янгын куркынычсызлыгы ягыннан тәэмин итүдә комплекслы чаралар оештырыла. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге комиссия утырышында аның рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов басым ясап әйткәнчә, Чирмешән белән Апаска карата тел-теш тидерерлек түгел һәм аларда су саклау каланчалары ягыннан проблемалар юк, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан да шулай ук хәлне яхшы якка үзгәртү буенча эшләгән. Ләкин Казан шәһәре буенча 438 гидрант төзек түгел, Әтнә дә безне “ишетмәгән”, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Спаста уңай үзгәрешләр юк, ә Тукай белән Питрәчтә хәлләр аеруча начар: беренчесендә нибары 31 су саклау каланчасы, 11 табигый су чыганагы, 9 янгын гидранты һәм икенчесендә 43 су саклау каланчасы, 6 табигый су чыганагы, 31 янгын гидранты исәпләнә - болар, нишләптер, комиссия карарына колак салмаганнар, дип канәгатьсезлек белдерде ул һәм 2 көннән янә шушы мәсьәлә янә көн кадагына куелачак, дип кисәтте. “Дөресен генә әйткәндә, “гражданнар оборонасы” дигән төшенчәне онытып, аны гамәлдән чыгардык, әмма Россия Федерациясе законнарында ул бар, димәк, гамәлгә кайтарырга кирәк”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Р.Моратов.

Утырышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов хәбәр иткәнчә, 5 көн эчендә янгынга каршы тору өчен буа, күл ише 86 ясалма сулык булдырылган һәм алар саны республика буенча 359га җиткән, 86 торак пункт шундый сулыклар белән тәэмин ителгән (барлыгы 164), 377 су саклагыч каланча (җәмгысе 463) янгын сүндерү техникасы су алырлык итеп яраклаштырылган, 28 торак пункт мотопомпа белән тәэмин ителгән. Болардан тыш, янгын сүндерүгә каралган су чыганакларына транспорт белән якын килү өчен 312 урын һәм 81 пирс ясалган, янгын сүндерүгә яраклаштырылган 809 автотехника бүлеп бирелгән һ.б.

Шулай да, Актаныш районындагы 87 торак пунктның 8е андый сулыктан мәхрүм, Бөгелмә районындагы 64 торак пунктның 8ендә һәм Мамадыш районындагы 129ының 11ендә, Яшел Үзәннең 106 торак пунктындагы 16сында, Яңа Чишмә районындагы 30 торак пунктның 8ендә шундый хәл. Актаныш районындагы 115 су саклау каланчасының 8еннән, Бөгелмәдәге 52сенең 14еннән, Яшел Үзән районындагы 99ының 7сеннән, Мамадышта 93енең 7сеннән, Яңа Чишмә районындагы 54енең 5сеннән янгын техникасы су алырлык түгел һ.б. Болардан тыш, Лениногорск, Яшел Үзән белән Актаныш районнарында табигый һәм ясалма сулыклар булып та, пирсларсыз аннан техника су алырлык түгел. Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында өстәмә артезиан коелары бораулау һәм ясалма су чыганаклары ясау эше оештырылмаган.

Р.Моратов кисәткәнчә, иртәгәдән шушы мәсьәлә буенча янә тикшерү булачак һәм хәтта шимбә-якшәмбе дә нәрсәләр эшләнүе-эшләнелмәве контрольда торачак, башланган эш барыбер тиешле нәтиҗәгә китереп җиткереләчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, иртәгә сәгать иртәнге 7дә вертолетта Казан шәһәре тирәли күзәтү очышы ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot