Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Моратов: “Фәнгә федераль акчаларны дә җәлеп итә белү ягын карарга кирәк”
Россия фәне көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булган тантаналы җыелышта ТР Хөкүмәте җиткәчелеге вәкиле фәнни даирәгә тәкъдимнәр кертте
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген, Россия фәне көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә, академия президенты Әхмәт Мәзһаров рәислегендә, тантаналы җыелыш булды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Олег Синяшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, галимнәр катнашты.
ТФА президенты хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлау сүзен җиткерер өчен мөнбәр тоткан Әхмәт Мәзһаров, моннан 288 ел элек император Петр-I кушуы буенча һәм Сенат указы белән 1724 елның 8 февраленда Россия Фәннәр академиясе оешуы нигезендә барлыкка килгән бәйрәмне академик бергәлек вәкилләре генә түгел, югары уку йортлары укытучылары, фәнни-тикшеренү подразделениеләре, фәнни эшкә таянган бизнес компанияләре һәм сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр дә билгеләп үтә, Россия фәне көне РФ Президенты указы белән 1999 елның 7 июнендә гамәлгә куелды, ә дөньяда беренче академия Афинада безнең эрага кадәр 387 елда Платон тарафыннан оештырылган, дип искәртте.
Татарстан һәм, гомумән, Россия фәненең тарихи сәхифәләрен барлагач, яңа шартларда Татарстан һәм Россия Фәннәр академияләре, фәнни куәтне саклау, үстерү өчен, тыгыз хезмәттәшлектә торып, республика алдына куелган иң әһәмиятле социаль-икътисади, рухи-әхлакый бурыч-максатларга ирешә алачакбыз, дигән ышаныч белдерде. Икътисади үзгәртеп корулар, фәнни нигезле технологияләр булдыру, инновацияләрне гамәлгә кертү - болар берсе дә безнең четерекле хезмәтләребездән кала башкара алырлык түгел, дип басым ясап әйтте Ә.Мәзһаров. “Республика инновацион икътисад өлкәсендә таяна алырлык югары квалификацияле белгечләр, җәмгыятьнең интеллектуаль куәтен үстерүгә Татарстан академик бергәлеге сизелерлек өлеш кертүе барлык даирәләрдә танылды. Татарстан галимнәре уйлап тапканнар бүген химия һәм нефть химиясендә, астрофизикада, сәнәгать һәм оборона комплексларында, авыл хуҗалыгында, медицинада, гомумән, алдынгы технологияләр кертелә торган төрледән-төрле өлкәләрдә кулланылышта, шулай ук дөнья күләмендә дә”, - дип, Фәннәр академиясе башлыгы фундаменталь фән, галим абруе үсеше дәүләт ярдәменә мохтаҗлыгына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, дәүләт инвестицияләре генә галимнәребезне иң заманча югары технологияле база, эшләнгәннәрен тормышка ашыру мөмкинлекләре, матди хәллелек мәсьәләләрендә тәэмин итә алырлык, һәм болар республика җитәкчелеге фән һәм җитештерү, фән һәм бизнес интеграциясе әһәмиятлелеген, реаль белемнәр икътисады юлында җәмгыятьнең инновацион үсеше өчен кирәклеген ассызыклап әйткәндә аерым мәгънә ала.
Беренче вице-премьер Р.Моратов исә чыгышында, фундаменталь фәнгә акча аз бирелә дип еш кабатлыйбыз, ләкин бирелгәнен нәтиҗәле куллана белмибез, шуңа һаман өйрәнә алмадык, дип ризасызлык белдерде. “Бүлеп бирелгән акчаның нәтиҗәлелеге күренми икән, ил җитәкчелеге тагын акча бирүнең кирәге бармы соң дип шик белдерә, аңлашылмаучанлык туа. Фән инерцион булса да, фундаменталь фәннең алга китеше белән университетларда, институтларда тикшеренү эшчәнлеге дә бергә атларга тиеш, нәтиҗәдә, инновацион предприятиеләр барлыкка килүе һәм соңгылары продукция бирүе кирәк”, - дип таләп итте.
Бүген Фәннәр академиясендә структур үзгәрешләр ясау кирәк, ул, беренче чиратта, тикшеренү эшләрен үзенә буйсындырырга тиеш. Гуманитар фәннәр алда, бигрәк тә тарихка бәйлеләре – аларга таяналар, цитата итеп алалар һәм алар дөньякүләм бергәлектә урын билиләр. Ләкин бу мәсьәләдә табигать фәннәре өлкәсендә катлаулырак. Шуңа күрә, бүген илдә федераль университетларга ярдәм итү ниятләнә, ләкин шарты бар: университетлар күпме акча тапса – дәүләт ярдәме шуның кадәр күләмдә. “Болай булса начар түгел ул, чөнки республикабызда 3 федераль университет бар: Казан (Идел буе) федераль университеты, Техник һәм Технологик илкүләм тикшеренү университетлары һәм республикада тикшеренү эшчәнлеге инфраструктурасы булдыруга дәүләт 4 млрд. 200 млн. сум акча кертте. Фәнгә акча эшли башларга кирәк, һәм республика өчен ул яңалык түгел, тәҗрибәбез бар”, - диде Р.Моратов. Алга таба, йөкләмәләр буенча, 2019 елга шушы әйдәп баручы 3 югары уку йортын тәмамлап чыгучыларның 20 процентына алар эш урыннары булдырырга тиеш була. Димәк, кече инновацион предприятиеләр булдырып, тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә, шуның белән үзләренә акча эшләргә һәм үз проектларын гамәлгә ашырырга тиеш була. Шулай булгач, үз студентларының ни дәрәҗәдә әзерлек белән чыгуларына бәйле булачак бу эшчәнлек, ә инновацион юнәлешләрдә безгә алда булу кирәк, дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Моратов.
Хөкүмәттә, IT-паркка Химград мәйданчыгында бина-урын биреп, федераль һәм республика акчасына иң заманча җиһазлар куйдыртып, дәүләт ярдәме күрсәтергә тиеш, дип килешенде, ләкин алар белән эш итәргә мөмкинлек һәм аларда эшләрлек белгечләр булырга тиеш. Арада берсе-берсе млн. евродан кыйммәтрәк торганнары бар, әмма җиһазлар ябылып торырга тиеш түгел: студентлар, аспирантлар, галимнәр тикшеренүләрендә аларда эшләргә тиеш. Бу юнәлештә республика фәне ил күләмендә артта калмасын өчен тырышу сорала, беренче үк булмаса да, алда булып, федераль акчаларны дә җәлеп итә белү ягын карарга кирәк.
Яшьләр арасыннан гуманитар яки табигать фәннәренә тартылганнарны эзләп табу зарур. Уку йортлары олимпиадалар аша аларны үзләре ачыкласын. Федераль положение буенча республика, төбәк дәрәҗәсендә олимпиадаларда җиңгәннәре теләсә кайсы уку йортына керә алу хокукы алган кебек, район үзәкләре, шәһәрләр дәрәҗәсендә, бәлки хәтта зур мәктәпләрдә дә җәелдерү өчен үзебезнең положениене булдыру турында сүз бара. Шул вакытта без өметле химикларыбызны, физикларны, математикларыбызны күреп, аннан аларны күтәреп, мәгариф кластерларының белем бирү мәйданчыклары аша техникумнарнарда укытып, алга таба бакалаврга, магистрга җиткерә алабыз. Мәсәлән, бакалаврларны зур шәһәрләрдә әзерләп, Казанда аларны бушатып, магистрларны күбрәк әзерләү һәм аспирантурага тартып тикшеренү эшчәнлеген җәелдерү мөминлеге бирү отышлы кебек. Алар танылу алып, Татарстан данын да еракларга танытачак әле – бу шулай булырга тиеш һәм без ярдәмгә әзер, дип, Равил Моратов фән юлына чыгачак яшьләрнең киләчәгенә өмет баглады.
Чыгышының соңында ул фәнни даирәне Татарстан Президенты, Министрлар Кабинеты һәм шәхсән үз исеменнән Россия фәне көне белән котлады. Тәбрикләү сүзе белән, шулай ук, Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге директоры Олег Синяшин да чыкты. Аннары академик Кев Салихов “Фән һәм җәмгыять” темасына гавами лекция укыды. Тантанада ТР Дәүләт бүләкләре һәм ТР ФАнең исемле премияләре, 2011 елда ТР ФАнә сайланган яңа әгъзаларга дипломнар тапшырылды, фәнни династияләрне хөрмәтләү чарасы булды, Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге хезмәткәрләре 2011 ел нәтиҗәләре буенча уңышка ирешкәннәр һәм “2011 елның иң яхшы галиме”, “Яшь галим-2011”, “Ел эксперты” конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз