news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Моратов: “Без халык хисабына тиз арада баерга омтылучыларга каршы көрәшәчәкбез”
Идарәче компанияләр һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә билгеләнгән тарифлар өчен хисап тотарга туры киләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар, әгәр аларны билгеләгән оешмалар түләүләр артуның нигезле булуын раслый алмаса, кимергә мөмкин. Бүген Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан җыелган түләүләрне оптимальләштерү һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру буенча эшче төркем эшчәнлегенең нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.
Равил Моратов җитәкчелегендәге эшче төркем республика Премьер-министры боерыгы буенча февраль башында оештырылган иде. “Закон нигезендә, коммнуаль хезмәтләр өчен тарифлар билгеләүгә муниципаль берәмлекләр һәм тәэмин итүчеләр үзләре җаваплы. Әмма без тарифлар мәсьәләсенә кулланучылар позициясеннән чыгып якын килдек, - дип хәбәр итте Р.Моратов. – Без түләү тарифлары ведомостьларын җыеп тикшердек һәм аларда аңлашылмаган күп кенә әйберләргә тап булдык. Боларның барысына да эш процессында ачыклык кертербез дип уйлыйм”.
“Шулай ук идарәче компанияләр системасының безгә күпмегә төшүе белән дә кызыксындык, - дип хәбәр итте беренче вице-премьер. – Халык арасында аңлату эшләре алып бару да җитми, башкарма комитет җитәкчеләре белән дә очрашулар үткәрәчәкбез”.
Равил Моратов эшче төркем тарафыннан тарифларның нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерү барышында тарифларны арттыру фактлары ачыклануы хакында хәбәр итте.
“Торак-коммуналь хуҗалыгында инвестицияләр – яхшы әйбер, әмма бу акчаларны 3-4 ай эчендә кайтарырга омтылу торак-коммуналь хезмәтләргә түләүчеләр өчен бик кыйммәткә төшәчәк”, - дип ассызыклады Равил Моратов.
Эшче төркем Татарстан районнарында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны тикшерүне дәвам итәчәк. “Әгәр компанияләр югары тарифларның каян барлыкка килүен аңлатып бирә алмаса, тарифлар тәңгәлләштереләчәк һәм түләүләр киметеләчәк, - дип ышандырды Р.Моратов. – Без генерация компанияләре арасында аудит үткәрәбез, кайбер идарәче компанияләрне контрольгә алдык. Халык хисабына тиз арада баерга омтылучыларга каршы көрәшәчәкбез”.
Равил Моратов ассызыклап үткәнчә, тарифларның нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерү тәҗрибәсе юридик затларны тикшерүләр санын чикләүче 294 нче федераль законга каршы килми. “Без юридик затларны тикшермибез – бары тик компанияләр тарафыннан тәкъдим ителгән материалларга анализ гына ясыйбыз һәм аларның аңлашылып җитмәгән урыннарга ачыклык кертүен сорыйбыз. Әгәр юлыбызда бик тә үҗәт компанияләр очраса, тикшерүгә рөхсәт алу өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез, әмма бу тикшерүләрнең нәтиҗәләре компанияләр өчен бик җитди булырга мөмкин”, - дип вәгъдә итте беренче вице-премьер.
Равил Моратов хәбәр иткәнчә, Татарстанда торак-коммуналь хезмәт күрсәткәндә гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау системасының нәтиҗәлелек концепциясе эшләнәчәк. Концепция кысаларында ТР Дәүләт торак фонды кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек һәм экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтләре белән берлектә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә дәгъва эшчәнлеге системасын булдыру күздә тотыла.
Концепция шулай ук торак йортлар белән идарә итү, шул исәптән идарәче оешмаларның эшчәнлеге турында мәгълүмат бастырып чыгару өлкәсендә эшчәнлекнең ачыклыгын тәэмин итү буенча чараларны күздә тота. “Биредә сораулар бик күп, чөнки халык белән торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзү эшен идарәче компания башкара. Күп очракта идарәче компанияләр торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында үзләре карар кабул итә, кайчагында кешеләр нәрсәгә түләгәннәрен үзләре дә белми”, - дип ассызыклады Равил Моратов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot