Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәмис Латыйповның татар газеталарына киңәше: Җирле геройларга өстенлек бирергә кирәк
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Россия төбәкләрендә чыгып килүче татар газеталарында очрый торган хаталарга күзәтү ясады.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Россия төбәкләрендәге татар газеталары редакцияләренә киңәшләрен бирде. «Төбәкләрдә җирле геройларга өстенлек бирергә кирәк», — диде ул матбугат чаралары җитәкчеләренә.
Рәмис Латыйпов хаталарга күзәтү ясап, баш исемнәргә игътибарлы булырга киңәш итте. Проблема башисемдә дә чагылыш табарга тиешлеген әйтте. «Укучы проблемалы язмаларны һәрвакыт ярата», — диде. Оренбург өлкәсенең «Яңа вакыт» газетасында «Җиңү юбилеена — яшел урман» баш исеме эчтәлегенә бик үк туры килеп бетмәвен әйтте. Газеталарда анонс мәкаләнең башисеме, төп эчтәлеге белән бәйле, яңгыраш булырга тиешлеген искәртте.
Рәмис Латыйпов фикеренчә, газеталарда котлауларны да кыскартырга мөмкин. «Аларны укучы тулаем укып утырмый», — диде. Ул Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы төрле типтагы материалларга бай дип саный. Кимчелекләре дә юк түгел. «Юл ремонты турында проблемалы язмада юлның эшләнеп бетмәгән өлешен дә күрсәтергә мөмкин иде. Гаепле кешеләрнең исемнәрен бирергә кирәк иде», — дип киңәш итте.
Омск газетасында Диния нәзарәтенең сайтында чыккан материалны мисал итеп китерде. Омск имам мөхтәсибе белән интервью кызыклырак булыр иде, дигән фикердә «Татар-информ» редакторы. Газеталарның берсендә наркодиспансер табиблары белән язма чыккан. «Пациент та кирәк иде», — дип киңәш бирде Рәмис Латыйпов.
Ульяновскиның «Күмәк көч» газетасы редакторына ул журналистның исем-фамилиясен язма астында тулысынча язарга кирәклеген әйтте. Башкортстанның «Туган як» газетасының җирле геройларга өстенлек бирүен мактап телгә алды. «Яше-олысы булсын, үз геройларын фотолары белән биреп барырга тырышалар. Уңышлы дип саныйм», — диде.
Чиләбе өлкәсенең «Хәзинә» газетасында КамАЗ төзелеше турында язма чыккан булган. «Чаллыда төзелештә катнашкан кешеләрне белешеп, интервью, һичьюгы комментарий алырга кирәк иде», — дип искәртте Рәмис Латыйпов. Аның фикеренчә, Төмәннең «Яңарыш» газетасы сайты уңышлы эшләп килә. «Онлайн Сөләйманов укуларын хисап формасында дип бәяләдем. Кешеләрнең фикерләрен кертеп, җылы язма итеп бирергә мөмкин иде», — диде. Самараның «Бердәмлек» газетасында җирле геройлар турында язмалар булганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз