news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәтнең Төркиядә китабы чыкты

Шагыйрьнең «Tuzaktaki özgürlük» («Тоткындагы Ирек») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Төркиянең «BENGÜ» басмаханәсендә төрек телендә Рәмис Аймәтнең "Tuzaktaki özgürlük" ("Тоткындагы Ирек") исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт үзе хәбәр итте.

«Шигырьләремне төрек теленә танылган шагыйрә һәм галимә Атаман Каләбозан тәрҗемә итте, төрек теленә юлга-юл тәрҗемәне Чулпан Зарипова-Четин башкарды. Китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглуга зур рәхмәтемне белдерәм. Бу җыентыкта төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрем урын алды», – ди Рәмис Аймәт.

Узган ел Р. Аймәтнең  «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында «Свобода в неволе» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Аны рус теленә Николай Переяслов һәм Сергей Малышев тәрҗемә иткән. Китап Николай Переясловның «Поэзия – это религия красоты» дигән кереш сүзе белән ачыла. Җыентыкның азагында филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллинаның «Индивидуальная чувственность» в поэзии Рамиса Аймета» дигән фәнни язмасы урын ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100