news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт язучыларның максаты укучыларны әдәби кичәләргә күбрәк җәлеп итү булуын әйтте

Татар язучылары узган елда республиканың 554 мәктәбендә очрашуда булган.

Рәмис Аймәт язучыларның максаты укучыларны әдәби кичәләргә күбрәк җәлеп итү булуын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). ТР Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт мәктәп укучыларын әдәби кичәләргә күбрәк җәлеп итү язучыларның максаты булып тора, диде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган  “И туган тел...” әдәби-музыкаль кичәсеннән соң әйтте. 

“Габдулла Тукай исемен йөрткән клубта туган телгә карата чара уздырылмаса, бер дә дөрес булмас иде. Максатыбыз - укучыларны язучылар берлегенә, шушындый кичәләргә күбрәк җәлеп итү. Мәктәптә татар теле дәресләре кыскартылган вакытта, язучылар балаларга тагы да якынаерга тиеш. Алар туган телнең зурлыгын, олылыгын укучыларга аңлатырга тиешләр”, - диде Рәмис Аймәт.

Аның сүзләренчә, язучы үзенең фикерләрен шигырьләре белән әйтеп бирә. Аннан бала ни дә булса да ала, күңеленә сеңдерә. Менә бүген дә балалар шагыйрьләрнең чыгышларын, шигырьләр тыңладылар. Алар бүген барыбер нәрсә дә булса алып кайтып китәләр.

Татар язучылары узган ел гына да республиканың 554 мәктәбендә очрашуда булган.

Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырылган чарада Эльмира Шәрифуллина, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех кебек шагыйрьләр катнашты. Алар килгән укучыларга үзләренең шигырьләрен укыдылар, туган телгә кагылышлы фикерләрен җиткерделәр. Әдәби-музыкаль чара мәктәп укучыларының, Казан театр училищесы студентларының театраль, шигъри, җырлы чыгышлары белән үрелеп барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100