news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт язучыларны иң аз хезмәт хакы ала торган катлам дип саный

Язучылар берлеге рәисе урынбасары әлеге мәсьәлә язучыларны борчыганын әйтте.

Рәмис Аймәт язучыларны иң аз хезмәт хакы ала торган катлам дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт язучыларны иң аз хезмәт хакы ала торган катлам дип атады. Бу фикерен ул Корстон күңел ачу үзәгендә берлекнең 85 еллык уңаеннан узган тантанадан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Безне иң борчыган нәрсә – хәзер әйтик, сәнгатьнең башка юнәлешләрен карасак, оркестрларда хәтта музыкантлар 80-90 мең хезмәт хакы ала. Театрларда да әле күпмедер дәрәҗәдә җайлашты. Иң аз түләнә торган катлам – язучы халкы. Бу безне бик борчый”, - диде ул.

Рәмис Аймәт фикеренчә, язучыларның бердәнбер кереме – каләм хакы, аның гонорары. “Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, кулдан эш төшә шул. Моны киләчәктә безгә күтәрәсе иде. Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәр иҗат кешеләренә кирәк, алар безне иҗатка рухландыра”, - диде ул.

“85 еллык тарих үтелгән, нинди генә чорлар, заманалар булмаган, мин еллар үткән саен шуңа инанам: сүзнең тәэсир итү көченә һәм, нинди генә заманалар үтмәсен, аның сүз көченең һаман да дәвам итүенә һәм кирәкле булуына тагын бер уйланып куям. Бу инде бер үткәнгә борылып карау һәм киләчәккә татар әдәбиятын ничек үстерергә, алып барырга кирәк икәнен – бу шул хакта уйлану да.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары киләчәккә планнары хакында да сөйләп узды. “Татар әдәбиятын киләчәктә тәрҗемәләр аша дөнья аренасына чыгарасы иде. Безнең бай әдәбиятыбыз, тәрҗемә итәрлек әсәрләребез бар. Гомумән, аларны башка халыкка тәрҗемә итеп, җиткерергә генә кирәк”, - диде Рәмис Аймәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100