news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт: “Татарстандагы һәм республикадан читтәге төбәкләрдәге әдәби берләшмәләрне барлыйсы, бер түбә астына туплыйсы иде”

ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары үзен таныта алган татар яшьләре иҗатына күз салып, фикерләрен белдерә

 (Казан, 15 ноябрь,”Татар-информ”). Татарстан Язучылар берлегендә 21 ноябрьдә яшь язучыларның республика семинары булачак. Анда катнашучы 40тан артык яшь авторның иҗаты бәяләнәчәк. Шул уңайдан Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт берлек сайтында шактый күләмле язма урнаштырып, җәмәгатьчелеккә фикерләрен җиткерде. Яшьләргә кагылышлы төп фикерләр исә түбәндәгедән гыйбарәт.

Талантлы яшь каләм әһелләрен эзләп табу, аларның әдәби осталыкларын үстерерүдә, иҗат офыкларын билгеләүдә ярдәм күрсәтү – Татарстан Язучылар берлегенең иң олы максатларының берсе. Үзенең 80 елдан артык тарихында берлек әнә шушы изге миссиясенә тугры булып калды. Төрле елларда берлектә әдәби консультант, ягъни яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире вазифасын мөхтәрәм шагыйрьләребез Нури Арсланов, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Әхмәт Гадел, Фирдәвес Әһлия, Луиза Янсуар, Ркаил Зәйдулла башкарды. Нинди генә чорга борылып карасаң да, аларны һәрвакыт әдәбиятыбызның киләчәк язмышы борчыган: иҗатка кемнәр килә? Ничек килә? Бездән соң иҗат чишмәләре саекмасмы? 80 ел дәвамында, әлбәттә, әдәбиятыбызның киләчәге турында уйланганда, сагаеп калган чорлар да, иҗат мәйданына көчле ташкын булып ургылып кергән яшь каләмдарларны күреп, чиксез шатлык хисләре кичергән чак¬лар да булгандыр. Нишлисең, табигать кануннарына каршы барып булмый. Ходай Тәгалә әһле каләм ияләрен берәмтекләп санап кына тудыра шул. Һәм ул: «Бу адәмемне шагыйрь итеп яраттым, аны күз карасыдай кадерләп саклагыз», дип, безне кисәтә дә кебек.

Шөкер, җәмгыятьнең сизгер барометры булган татар әдәбияты һәрвакыт үсеш-үзгәрештә булды. Киң күңелле, олы җанлы остаз-әдипләрнең хәер-фатихасы, яшьләрне бер кыйблага, уртак мәсләккә туплап, аларны осталык серләренә төшендергән иҗат берләшмәләре¬нең актив эшләве, даими рәвештә фестиваль-конкурсларның үткәрелүе, зона семинарлары оештырылуы һәм, ниһаять, иҗтимагый-мәдәни хәятебезнең торышы – болар барысы да соңгы елларда әдәбиятыбызның яңа исемнәр белән баюына уңай йогынты ясамый калмагандыр.

1990 нчы еллардан соң милли яңарыш дулкыннары белән әдәбият дөньясына килгән яшьләр иҗаты уйландыра да, сокландыра да шул. Әлеге буынны милләт гаме белән янып яшәү, фәлсәфи тирәнлеккә омтылу, фикерне катлаулы сурәт-символларга төреп бирә белү осталыгы кебек уртак хисләр берләштерә.

Бүген Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлаховларны шигърияттә үз юлларын тапкан авторлар дияр идем. Чын шагыйрь булыр өчен аларда табигый талант та, амбиция дә, гыйсьянчылык рухы да бар. Әлеге агымга Булат Ибраһимов, Айдар Җамал, Рүзәл Әхмәдиев кебек яшъләр дә килеп кушылды. «Яшьлек – шигърият, картлык – проза», дисәләр дә, Рөстәм Галиуллин, Айдар Зәкиев кебек авторларыбыз проза жанрында үз урыннарын табып, бездә татар прозасының киләчәге өметле дигән ышаныч тудырырга өлгерделәр. Әлеге ышанычка Алмаз Мансуров бәлән Айгөл Абдрахманова да дәгъва белдерә. Ә драматургияне яшьли үзенә буйсындыручы бары тик Илгиз Зәйниев кенәдер. Бүген театрларыбыз сәхнәләрендә аның әсәрләре зур уңыш белән бара.

Хәзерге заман шигърияте 1960 нчы еллардагы рус шигъриятендәге кебек кебек зур стадионнар яулый алмаса да, Г.Камал театрының кече залында даими үткәрелгән «Яңа дулкын» театральләштерелгән шигърият кичәләре беркемне дә битараф калдырмагандыр. Яшьләрне уртак фикри кыйбла гына түгел, хәтта шигырь уку интонациясендәге охшашлык та берләштерә.

Яшьлеккә максимализм, дөньяны үзгәртергә, кануннарны җимерергә тырышу хас. Шуңа күрә дә кайбер яшь иҗатчыларыбызның: «Нәрсәгә кирәк ул безгә Союз, аңардан башка да язучы булып була, язучы көтү белән түгел, ә ялгыз йөрергә тиеш!» – дигән төртмәле сүзләрен дә мин, шәхсән үзем, тыныч кабул итәм. Күрәсең, һәр заман яшь авторлар белән эшләүдә аларның теләк-омтылышларын канәгатьләндерердәй яңа формалар, яңа алымнар сорый.

Яңа форма дигәннән, күптән түгел Язучылар берлегендә үткәрелгән Татарстан һәм Башкортстанның яшь язучылары семинары шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Анда Татарстан авторларының иҗатына Башкортстан әдәбиятчылары һәм язучылары, Башкортстан язучылары әсәрләренә Татарстан галимнәре һәм каләмдарлары бәя бирде. Мондый очрашулар – ике республика арасында үзенчәлекле әдәби күпер салу дигән сүз.

Яшьләр иҗатын активлаштыруда, әдәбиятыбызны яңа аһәңнәр белән баетуда төрле әдәби бәйгеләрнең роле биниһая зур. Бу җәһәттән, озак еллардан бирле үткәрелеп килүче «Иделем акчарлагы», «Илһам», «Шигъри Сабантуй» бәйгеләре турында әйтми китү мөмкин түгел. Чөнки әлеге бәйгеләрдә җиңү яулаган күп кенә авторлар бүген әдәбиятыбызда үзләренең лаеклы урыннарын табарга өлгерделәр. Бәйгеләрнең дәвамлы булуына да шигем юк. Чөнки аларны оештыручылар - әдәбиятыбызның киләчәге өчен җан атып йөргән милләтпәрвәр шәхесләр.

Аерым язучыларыбызның шәхси конкурсларын уздырулары да күркәм гадәткә әйләнде. Бу да яшьләр иҗатын үстерүдәге изге гамәлләрнең берсе. Әйтик, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев ел саен Түбән Камада, ә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Буа районы мәктәпләрендә укучылар арасында иҗади конкурс үткәрәләр. Җиңүчеләргә үзләренең шәхси премияләрен тапшыралар.

Язучылар берлегенең үзган юлына күз салсаң шуңа игътибар итәсең: аның чишмә башы булып аерым фикердәшләрне туплаган әдәби берләшмә булган. Гомумән, әдәби берләшмәләр яшь язучыларны әзерләүдә, аларны осталык мәктәбенә өйрәтүдә зур эш башкардылар. Әйтик, Язучылар берлеген «яшәртүдә» Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби берләшмәсе гомер буе төп җирлек булып торды. Ә Татарстан шәһәрләре, районнары, авылларындагы, республикадан читтәге төбәкләрдәге әдәби берләшмәләр?! Бүген аларны барлыйсы, бер түбә астына – Татарстан Язучылар тирәсенә туплыйсы иде.

18 яшьлек язучылары булмаган әдәбиятның киләчәге шикле, дигән акыл ияләренең берсе. Шулайдыр, язучы яшьли өлгерергә тиеш. Ә Язучылар берлеге шушы яшь үсентеләргә тиң иҗатчыларны кыраулар тидермичә сакларга һәм үстерегә бурычлы, ди ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт әлеге язмада.

Узган атнада Язучылар берлегендә әдәби берләшмәләр җитәкчеләренең республика семинары булып, әлеге иҗади берлек рәисе Рафис Корбан: “Төбәкләрдәге әдәби берләшмәләр белән эш нәтиҗәлерәк булырга тиеш, һәркемнең аерым үз казанында кайнавы әдәбиятыбызга ярдәм итмәс. Язучылар берлегендә 330 әгъза бар. Шуларның 210ы – пенсия яшендәге каләм әһелләре. Яше 35кә җитмәгән 30лап кына язучыбыз бар. Әдәбиятка яшьләр кирәк. Шул ук вакытта төбәкләрдәге әдәби берләшмәләрдә 664 кеше шөгыльләнә. Аларны әдәби мәйданга ныклап тартырга бик вакыт”, - дигән. Бу хактагы "Каләм изгегә тартыр" дигән язманы берлек сайтыннан укып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100