news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт Фатих Әмирхан турында роман язарга кирәк дип исәпли

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Фатих Әмирханны Тукай күләгәсендә калган татар әдибе, дип атады.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Рәмис Аймәт Фатих Әмирхан турында роман язарга кирәк дип исәпли. Бу фикерен ул бүген Ф.Әмирхан исемендәге VIII республика күләм фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында әйтте.

Бүген Казанның 170 нче мәктәбендә Ф.Әмирхан исемендәге VIII республика күләм фәнни-гамәли конференция булды. Анда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Милли музее,Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашты.

“Татар әдәбияты тарихы күп санлы йолдызлыклардан торган, чиксез галәмне хәтерләтә, - ди Рәмис Аймәт. – ХХ йөз башы әдәбиятындагы Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафурилар йолдызлыгында үзенчәлекле йолдыз Ф.Әмирхан бар. Ул ХХ йөз башы әдәбиятына нигез ташлары салучыларның берсе. Үзенең киң колачлы шәхес булуы белән таң калдыра. Ул оста прозаик, публицист, драматург, замандашларын объектив бәяләүче тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Ф.Әмирхан иҗаты бүген яңача ачуны таләп итә. ХХI гасыр призмасы күзлегеннән өйрәнү сорала. Киләчәктә Ф.Әмирхан турында да язылган роман булырга тиеш. Ф.Әмирхан бик күп яшь иҗатчылар өчен осталык мәктәбе дә. Ләкин Әмирхан Г.Тукай күләгәсендә кала кебек. Киләчәктә без аның иҗатына үтемлерәк итеп игътибар итәргә бурычлыбыз”.

Рәмис Аймәт конференциядә катнашкан яшьләргә иҗади уңышлар теләде. Киләчәктә аларны татар әдәбияты мәйданында күрергә теләвен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100