news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнехановтан Төркиядәге татар авылында мәктәпне, мәчетне төзекләндерүгә ярдәм сорадылар

Татарстан Президенты Искешәһәрдәге татар авылы мәчете һәм мәктәбен татар архитектурасы үрнәгендә төзекләндерү буенча ярдәм итәчәк.

(Истанбул, 28 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Рөстәм Миңнехановтан Төркиядәге татар авылында мәктәпне, мәчетне төзекләндерүдә ярдәм сорадылар. Бу турыда “Казан татарлары мәдәният һәм үзара ярдәмләшү” җәмгыяте җитәкчелеге хәбәр итә.

Искшәһәр татарлары кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехов белән очрашты. Күрешү Истанбулда “Татарстан-Төркия бизнес форумы” вакытында үтте. 

Очрашу барышында “Казан татарлары мәдәният һәм үзара ярдәмләшү” җәмгыяте җитәкчесе һәм әгъзалары Президентка үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Алар Искешәһәр губерниясе чикләрендә урнашкан “Османия (Куруһүюк) татар авылындагы мәктәп һәм мәчетне татар архитектура үрнәгендә төзекләндерергә ярдәм итүен үтенделәр. Татарстан Президенты җәмгыять җитәкчеләренең теләкләрен канәгатьләндерәчәген, Төркиядә милләттәшләр белән күрешүгә һәрвакыт шат булуын әйтте.

Очрашу ахырында Искешәһәрдәге “Казан татарлары мәдәният һәм үзара ярдәмләшү” җәмгыяте җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка истәлек бүләге тапшырдылар.

Бу очрашу Төркиянең “Ихлас” хәбәр агентлыгы, “Хабәртүрк”, "Бурсахәбәр” кебек электрон газеталарда да яктыртылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot