news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр

Татарстан Президентының Руслан Вестеровский белән очрашуы Татарстан Хөкүмәте йортында узда.

Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр
prav.tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). РФ Үзәк Банкы рәисе урынбасары Руслан Вестеровский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли Банкы бүлегенең яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның республика Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды.

Марат Шәрифуллинны әлеге вазифага билгеләү турындагы боерыкны Россия Банкы рәисе 2017 елның 8 декабрендә имзалаган.

Вестеровский шулай ук ТР Президенты белән Татарстандагы банк секторының үсеш мәсьәләләре һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча төп адымнар хакында фикер алышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot