Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнехановка Deutsche Invest Capital Partners туры инвестицияләр фондын тәкъдим иттеләр
Республика Президенты Татарстан Хөкүмәте йортында Goetzpartners компаниясе һәм туры инвестицияләр фондының гамәлгә куючысы Штефан Гетце белән очрашты.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Goetzpartners компаниясе һәм Deutsche Invest Capital Partners туры инвестицияләр фондының гамәлгә куючысы Штефан Гетце белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Goetzpartners компаниясе һәм Deutsche Invest Capital Partners туры инвестицияләр фонды вәкилләре фонд һәм аның үсеш перспективалары турында кыскача сөйләделәр.
Шул ук вакытта гомумән инвестицион эшчәнлеккә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә кузгаттылар.

- Deutsche Invest Capital Partners (DICP) – 2016 елда гамәлгә куелган туры инвестицияләр фонды. Ул Германия, Австрия һәм Швейцария территорияләрендә актив эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз