news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов "Зенит"ның җиңүе турында: Саннар иң югары һөнәри осталык хакында сөйли

Президент "Зенит-Казан" уенчыларының унынчы тапкыр ил чемпионнары булуын, бишенче тапкыр рәттән беренчелекне яулауларын билгеләп үтте.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчыларын һәм җитәкчеләрен унынчы тапкыр Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасында Президент "Зенит" уенчыларының унынчы тапкыр ил чемпионнары булуларын, бишенче тапкыр рәттән беренчелекне яулауларын билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасы “Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекнога һәм уенчыларга, клуб президенты Рәфкать Кантюковка һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга адресланган.

“Зенитлылар унынчы тапкыр ил чемпионнары булды, бишенче тапкыр рәттән беренчелекне яулады – саннар тренерлар һәм уенчыларның югары һөнәри осталыгы хакында сөйли”, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов уенчыларга шулай ук “һәрчак даими үсеш, осталыкны чарлау өчен эчке чыганак табуларын” теләде. Аның фикеренчә, спорт җиңүләрендә бу ныклы нигез булып тора.

Кичә Санкт-Петербургта узган Россия чемпионатының исәп буенча өченче финал уенында Казан “Зенит"ы Питер “Зенит"ын 3:0 исәбе белән җиңде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100